Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Менә бу үсеш!

Газетабызда узган ел тулай сөт җитештерү буенча бирелгән алдынгы сыер савучылар исемлегенә «Уңыш» җәмгыятеннән дә 4 терлекче керде.

Гөлназ Низамова, Равилә Галимова, Фәридә Газыймова бу көннәрдә дә сөтне бик мул савалар. Декабрьдә Гөлназ белән Равилә - 215, Фәридә 181 центнер сөт җитештергәннәр. Бу айда Сәвия Фәттәхова, Лилия Төхвәтуллина, Илсөяр Шәйхиева да 205, 184, 115 центнер сөт савып алганнар. Шуңа күрә гомуми ферма буенча да үсеш зур. Декабрьдә 1373 центнер, узган ел шушы айдагыдан ике тапкырга күбрәк савылган. Бүген «Уңыш» җәмгыяте көн саен 5 тонна чамасы сөт сата. Ә узган ел ул 2 тонна гына булган. Сөтнең барысы да югары сыйфат белән сатыла, майлылыгы да әйбәт - 4 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250