Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәхәббәт күңелдә саклана

Изге Валентин - Гашыйклар көне аеруча яшьләр зарыгып көтеп ала торган бәйрәм. Әлеге бәйрәмнең барлыкка килгәненә 16 гасыр дип фаразлана һәм ул дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә.

Бу бәйрәмнең сәбәпчесе - Римның Терни шәһәре рухание Валентин. Ул императордан курыкмыйча, яшерен төстә легионерларга никах укый, ачуланышкан гашыйкларны дуслаштыра, мәхәббәт хатлары язарга һәм бүләкләр бирергә ярдәм итә. Әлбәттә, бу хакта билгеле булгач Валентинны җәзалап үтерергә дигән әмер бирелә. 496 нчы елда Рим Папасы Геласиус 14нче февральне Изге Валентин көне дип игълан итә. Шул вакыттан алып бу көнне мәхәббәт хатлары, ягъни валентинкалар язу гадәткә кереп китә.
10-15 ел элек кенә аңыбызга килеп кергән бу бәйрәмне инде «татарчалаштырып» Изге Вәли көне дип тә атап йөртә башладык. Вәли дисәк тә, Гали дисәк тә ислам дине тыя ул бәйрәмне. Бик күпләрне бу сүзләр аптырашта да калдырыр. Тик Аллаһы Тәгалә гаиләдә, ир белән хатын арасында гына мәхәббәт булуны искәртә.
Дөрестән дә Гашыйклар көнендәге шикелле бер генә көн мәхәббәт көне була алмый бит. Мәхәббәт кешенең күңелендә һәркөн һәм гомере буена булырга тиеш! Яраткан кеше өчен иң зур бүләк - сөйгәненең ихлас елмаюы һәм игътибары. Аларны көн дә бүләк итеп була ләбаса.

Фото: http://jpg-lyubov.ru/photo/259-0-9900

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250