Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөһим хәбәр: “Салкын чишмә” яңартыла 

20 гыйнвар көнне район мәдәният үзәгендә Балтач бистәсендәге “Салкын чишмә”не төзекләндерү буенча гаммәви тыңлалар узды.

Казаннан килгән архитектор иптәшләр һәм дә Татарстан “Мелиорациясе”ннән килгән вәкил  җирле җитәкчелеккә һәм биредә катнашучыларга “Салкын чишмә” яр буйларын төзекләндерү концепциясенең презентациясен тәкъдим итте. Очрашуда катнашучылар әлеге концепциянең уңай һәм тискәре яклары буенча фикер алыштылар, эшләнеп бетмәгән өлешләренә басым ясадылар, үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен белдерделәр. Төзекләндерүнең төп максаты – “Салкын чишмә”не олыга да, кечегә дә уңайлы, җайлы һәм җәлеп итүчән итеп үзгәртү. Биредә яңгыраган фикер-тәкъдимнәр өйрәнелеп, финанс мөмкинлекләргә карап, концепциягә өстәләчәк. Биредә зурлар өчен дә, балалар өчен дә ял-уен зоналары, хәтта атынчык эскәмияләр дә булыр  дип көтелә.

Гаммәви тыңлаулар Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләр программасы кысаларында узды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев