Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөһим проблемалар

Район башкарма комитетының зур утырышлар залына район хуҗалыклары, төзелеш, коммуналь хуҗалык, җир-милек мөнәсәбәтләренә кагылышлы оешма җитәкчеләре җыелды. Чөнки ТР Президенты Рөстәм Миннеханов үткәргән видеобрифингта шушы өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Торак йортларга, социаль көнкүреш, мәдәният объектларына, мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү, бу эшне очраклы бригадаларга түгел, бәлки сыйфатлы һәм нәтиҗәле эш күрсәткән подрядчыларга тапшыру мөһим. Безнең районда да ремонт эше озакка сузылган, соңыннан артыннан кабат төзәтеп йөрергә мәҗбүр булган объектлар юк түгел. Шуңа күрә моның өчен подрядчы гына түгел, аңа бу эшне тапшырган хуҗа да бөтен катгыйлыгы белән җавап тотачак.
Брифингта «Чиста су» программасы буенча билгеләнгән чараларны үтәү дә бөтен кискенлеге белән куелды.
Җир - акча чыганагы дибез. Ләкин әле бу мөмкинлек начар файдаланыла. Шуларның берсе - җир салымы тиешенчә җыелмый. Җирне йорт салам дип алып, кибет яки башка шундый объектлар төзүчеләр бар. Урыннардагы муниципаль түрәләр белән «килешеп», салым түләмичә генә җирле булу өчен башка төрле махинацияләр дә эшләнә. Тикшерү органнары (суд, прокуратура...), җир-милек мөнәсәбәтләре буенча белгечләр боларга күз йомарга тиеш түгел.
Президент үткәргән бер генә брифингта да авыл хуҗалыгы мәсьәләсе күтәрелмичә калмый. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов дотацияләр, льготалар, авылда калган яшь белгечләргә, гаилә фермаларына бирелә торган кредитлар турында сөйләде. Брифингтан соң муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да беренче чиратта, авыл хуҗалыгына кагылышлы проблемаларга басым ясап күрсәтмәләр бирде.
Шуларның хәзер иң мөһиме алда торган язгы чәчү өчен минераль ашламалар туплау. «Сосна», «Борнак», «Уңыш», Тукай исемендәге җәмгыять җитәкчеләренә: «Быел язгы чәчүне үткәрмәскә булуыгызмы әллә, ник кыймылдамыйсыз», - дип конкрет таләп куйды. «Тукайлылар белән сөйләшү булды, аларга ашлама кайта башлый тиздән», - диде «Агрохимсервис» берләшмәсе җитәкчесе Наил Гыйләҗев. «Активист», «Маяк», «Бөрбаш» һәм башка кайбер хуҗалыклар бу берләшмәгә шактый зур бурычлы икән инде. Шулай да аз-азлап түләп торсалар, хуҗалыкларга ашлама белән ярдәм итәргә әзер әле алар. Рәхмәт дими, ни дисең. Ашлама бәяләре айлап кына да түгел, көнләп арта. Мартка чыккач бермә-бер кыйммәтләнергә мөмкин. Шуңа күрә аны кайтаруны беренче чираттагы эш итеп карап, хәзердән оештырырга кирәк.

Фото интернет челтәреннән алынды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250