Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Минем шәҗәрәм» конкурсының район этабында кемнәр җиңде? (фото)

Беренче урынны алган конкурс эшләре республика этабына җибәрелде.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы 2018 нче елдан бирле даими уздырылып килә, дип яза Рәсми Балтач.

Конкурс — үзеңнең яшәешеңә һәм гаиләң тарихына тагын бер кабат якыннан килеп карау, буыннар бәйләнешен саклап калу өчен уникаль бер мөмкинлек.

Россия Президенты Владимир Владимирович Путин указы буенча уздырыла торган Гаилә елында бу бәйгенең әһәмияте аеруча мөһим.

Конкурска нигезләмә кысаларында Балтач районы муниципаль этабына 3 төркем катнашучылардан 47 шәҗәрә кабул ителде. 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары укучыларыннан конкурска эшләр кабул ителмәде. Ә 5 нче төркем шәҗәрә эшләрен конкурс нигезләмәсе кысаларында турыдан-туры Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетына юлларга тиеш иде.

23 нче апрель көнне шәҗәрәләр комиссия тарафыннан бәяләнде. 1 нче төркемдә 1 нче урынны Яңгул урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Гарифуллина Зәлия, 2 нче төркемдә 1 нче урынны Шеңшеңәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Галиева Асылъяр, 3 нче төркемдә 1 нче урынны Балтач урта мәктәбенең 11 нче б сыйныфы укучысы Шәрәфетдинова Айгөл яулады.

Шулай ук комиссия тарафыннан конкурска кергән эшләргә һәр төркем буенча берничә икенче һәм өченче урыннар бирелде. Аларның барысына грамоталар, конкурска кергән башка эшләргә катнашу турында Балтач районы башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан сертификатлар тапшырылачак. Ә беренче урынны алган конкурс эшләре республика этабына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәҗәрә