Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Министр Балтач районында

Бүген (21нче май, 2013 ел) Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов безнең районга килде.

Аны «Сорнай» хуҗалыгы басуында муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин каршы алды. Алар вертолет аша районыбыз кырларында чәчүлекләрнең торышы белән таныштылар.
«Бөрбаш» хуҗалыгы күпьеллык үлән кырында Марат Готович җитәкчеләр белән очрашып җанлы әңгәмә үткәрде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Федераль үзәк һәм республика алып бара торган вазгыять хакында сөйләде. Министр очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Очрашу ахырында Марат Готович көзен мул икмәкле басуларда күрешергә язсын, дигән теләген белдерде.
Безнең районнан соң министр Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов белән күрше район басуларына юл алды.

Очрашудан күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250