Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәпләрдә «урак өсте»

Быел районда дүрт белем йортында капиталь ремонт ясала. Балтач, Чепья, Түнтәр урта мәктәпләре һәм Кенәбаш балалар бакчасы - башлангыч мәктәп комплексы 2013-2014нче уку елын зәвыклы, матур биналарда каршы алачак.

Март аенда Балтач урта мәктәбендәге капиталь ремонт турында язган идек инде. Шуңа да бу юлы калган мәктәпләрдә булып, биредәге атмосфераны белергә булдык. Без килгәндә Чепья урта мәктәбендә кызу урак өсте иде. Тик торган бер генә кеше дә юк. Һәр участокта билгеләнгән кешеләр төзүчеләргә кирәкле әйберләр белән ярдәм итә. Мәктәп директоры Сәйдәш Нурмиев та контрольне күз уңыннан ычкындырмый. Биредә капиталь ремонт эшләрен «Стройремтех» оешмасы башкара. Чепьяга килеп төзекләндерү эшләрен үз күзләрем белән күргәнче бер сорау тынгылык бирмәде: «Ничек инде, яңа мәктәпкә дә ремонт кирәк микәнни?» Баксаң, мәктәпнең бер өлеше 1966нчы елда ук төзелгән. Шуңа да төзекләндерү эшләре иске бинада башкарыла. Иң элек бинаның түбәсен алыштырганнар. Тәрәзәләр һәм ишекләр яңартыштан, җылыту системаларын тулысынча яңага алыштырганнар. Отмоска эше дә төгәлләнгән. Мәктәп эчендәге бәдрәфләр дә ремонтланып, заманча җиһазланачак икән. Иске бинадагысының канализация чокыры да яңартылган. Ремонт эшләре белән танышып йөргәндә игътибарымны сыйныф бүлмәләре аша узучы җылыту торбалары җәлеп итте.
- Җылылык системасы яңа бинага мәктәп кырыннан әйләнеп уза иде. Ремонттан файдаланып, хәзер торбаларны мәктәп эченнән уздырабыз.
Шуңа да әлеге бүлмәләрдә ремонт эшләре торбаларны сузып бетерүгә үк тулаем тәмамланачак, - ди директор.
Республика бюджетыннан бүленеп бирелгән акчаларга ясалган ремонттан тыш, район исәбеннән 2 сыйныф бүлмәсе төзекләндерелгән. «Стройремтех» оешмасы җитәкчесе Фагыйль Шәфигуллин үзе белем алган мәктәпкә ярдәм итү йөзеннән башлангыч класслар холлын төзекләндерүне үз өстенә алган.
Түнтәр урта мәктәбе директоры Рәйсә Мөхәммәдиева вакытның аз калуы, әле башкарасы эшләрнең күп булуына борчыла булып чыкты.
- Инде борчылудан күземә дә йокы керми башлады. Ярый әле бар эшкә дә булдыра торган коллективым бар. Алар минем бөтен ышанычым, - ди директор.
Түнтәрлеләр ремонтны 10нчы гыйнварда ук башлаган. Икенче катның бер өлешен ябып, укуларга зыян китерми торган итеп эшкә керешкәннәр. «Стройсервис» оешмасы тарафыннан биредә дә шул ук төзекләндерү эшләре башкарыла. Калганнардан аермалы буларак бары түбә генә алыштырылмаган. Кухняны җылы суга көйләгәннәр. Бүлмәләрдә тәрәзә, ишекләр алыштыру белән укытучылар сыйныфларны ремонтлау эшенә керешәләр икән. Бу ремонтлар тулаем коллектив көче белән генә эшләнә. Бары линолеум җәйгәндә генә әтиләр ярдәмгә килгән.
- Материал һәм акчалата ярдәм итүче Рәис Шәйхетдинов, Фәннур Зарипов, «Арчалес», «Уңыш», «Дуслык» җәмгыятьләренә бик рәхмәтлебез, сыйныф бүлмәләрен ремонтлауда бик нык ярдәм иттеләр, - ди җитәкче.
«Стройсервис» (СХТ) җәмгыяте Кенәбаш балалар бакчасы-башлангыч мәктәп комплексын май аенда төзекләндерә башлый. Биредә бина сайдинг белән тышланган, тәрәзә-ишекләр өлешчә алыштырылган. Иске веранда һәм складны сүтеп яңадан төзегәннәр. Кухня тулаем төзекләндерелгән. Элек туалет урамда булган, хәзер бина эчендә ясала. Керү өлешен дә үзгәртеп, ябулы итеп эшлиләр. Коридор ремонты тәмам, идән һәм стена республика бюджетыннан бүленгән акчага эшләнсә, түшәмне ремонтларга Рамил Гыйльмуллин ярдәм иткән. Спортзал түшәменә Раиф Гыйльмуллин, бер сыйныф бүлмәсенең түшәменә төзекләндерү өчен «Игенче» җәмгыяте матди ярдәм күрсәткән.
Нигездә һәр белем йортында да эшләр бара, төзүчеләр хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел. Шулай да мәктәпләрнең 1нче сентябрьгә ни дәрәҗәдә әзер булуын директор кайгырта. Һәр җаваплы оешмадан да эш темпын арттыру, мәктәпләрне уку елына җитештерү таләп ителә. Укучылар «Белем бәйрәме»н әзер мәктәпләрдә каршы алырга тиеш.
Рәсемдә: штукатурчы-маляр ханымнар хезмәтен мәктәп җитәкчелеге югары бәяли.
Түнтәр укытучылары быелгы җәйдә тагын бер һөнәр үзләштерде. Алар менә дигән балта осталары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250