Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Могҗиза» күпер

- Үзенең максаты, билгеләнеше белән ике ярны тоташтыручы, бербөтен итүче, бәйләнешне өзелмәс итеп ялгаучы, кавыштыручы бу күпер республикабызның төньягының инфраструктурасын үстерүдә мөһим роль уйный, районыбызның икътисадый халәтенә уңай тәэсир итүче зур көч булып тора.

Балтачтан килгән яктан Яңгулга кергәнче Шушма елгасы аркылы салынган зур күперне ачу тантанасында сөйләнгән чыгыштан алынды бу сүзләр.
Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин сүзен дәвам итеп, шушы зур һәм күркәм төзелешне яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыккан «Гидромонтаж» оешмасы җитәкчелегенә һәм эшчеләренә, Балтач «МДСУ-1» коллективына район халкы исеменнән олы рәхмәт җиткерде.
Тарихка күз салсак, районда күпер төзелешенә киң колач белән алыну узган гасырның 80нче елларына килеп тоташа. Беренче зур күпер 1980нче елда Яңгул белән Борнак авылларын тоташтыра. Шуннан соңгы 32 елда 34 зур күпер төзеп файдалануга тапшырылган. Аларны нигездә «Гидромонтаж» оешмасының Казандагы бүлекчәсе эшчеләре төзегән. Тантанада оешманың элекке җитәкчеләре Владимир Алексеевич Маслаков, Николай Михайлович Пучкинны олы ихтирам белән искә алдылар. Бүген күп урында елгалар аша бер ярдан икенчесенә каршылыксыз йөри алуыбыз белән без райондашыбыз, хезмәт ветераны Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинга да бик рәхмәтле. Ул елларда төзелгән күперләрнең 28е Гарифҗан аганың алда әйтелгән җитәкчеләр һәм оешма белән кулга-кул тотынып, килешеп эшләве нәтиҗәсе дә.
Тантанада бүгенге күпер төзелешенә зур өлеш керткән оешмалар, җитәкчеләр, эшчеләр адресына да җылы сүз әйтүчеләр күп булды. Күпернең Иске Торҗадан Урта Көшкәткә йөреп укучы балалар өчен дә, Иске Көшкәт авылына һәм ул як бригада басуларына чыгып йөрү өчен «Яңа тормыш» күмәк хуҗалыгы өчен дә әһәмияте чиксез. Хәзер елның теләсә кайсы вакытында ике яр даими багланышта. Район аша йөрүче Мари Иле Республикасы, Киров өлкәсе автомобильләренә дә кыска юлны сайлап хәрәкәт итү мөмкинлеге туды. Чөнки күпер аша Себер трактыннан Урта Көшкәткә кадәр юл тулысынча тоташтырылып, асфальтланды. 2 ел дигәндә эшләнгән бу могҗизага 140 миллион сум акча тотылган.
Яңгул табиблык амбулаториясенең баш табибы Любовь Петровна Уланова да тантанада бу күпер һәм юлны чыннан да бер могҗиза итеп кабул итүләрен, төзелешнең тиз һәм сыйфатлы башкарылуын билгеләп, җитәкчелеккә, төзүчеләргә авыллар халкы исеменнән зур рәхмәт белдерде.
Тантанада районда күперләр һәм юллар төзелешенә зур өлеш керткән Татарстан Югары Советы депутаты Марат Зарипов катнашты.
Рәсемдә: тантанага килүчеләрне чәк-чәк белән каршыладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250