Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикли

Хөрмәтле физкультурачылар, тренерлар, ветераннар, спортны үз итүче райондашларыбыз! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне Физкультурачылар көне белән чын күңелдән котлыйм.

Районыбызда спортка, физик тәрбия юнәлешенә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә. Шулай булмаса, районыбыз спортчылары республика, ил һәм дөньякүләм ярышларда әледән-әле җиңү яуламас иде. Аеруча районыбызда спортның татарча көрәш, хоккей, кул сугышы, гер спорты, футбол, волейбол, бадминтон кебек төрләрен үз итәләр.
Ә шөгыльләнү өчен бездә мөмкинлекләр зур. Спорт сарайлары, төрле спорт түгәрәкләре гөрләп эшли. Биредә хезмәт куючы тренерларыбызның хезмәте бәйгеләрдә ирешкән уңышлар белән бәяләнә. Ә алар аз түгел. Мондый җиңүләр киләчәктә дә булып торсын.

Бәйрәм белән сезне! Тазалык-саулык, зур уңышлар, күп шатлыклар, гаилә иминлеге телим. Киләчәктә дә үзегезне аямыйча эшләрсез дигән ышанычта калам.
Фото: http://mogavan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250