Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Муса Җәлил турнирының беренче әйләнешендә Балтач батырларыннан кемнәр келәмгә чыгачак?

Районыбыз батырларына уңышлар телибез.

Бүген "Ак Барс" Көрәш сараенда көрәш буенча "Ватаным Татарстна" газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә республика турниры башланды. 

Муса Җәлил турнирының беренче әйләнешендә Балтач батырларыннан кемнәр келәмгә чыгачак?

65кг. үлчәү авырлыгында  Ранил Ганиев Чистайдан Илнар Закиров белән көрәшәчәк.

70 кг. үлчәү авырлыгында  Илназ Миңмуллин Алабугадан Ислам Фәләхов белән, Аяз Зиннәтуллин Түбән Камадан Шамил Локманов белән, Илнар Муллахмәтов түбәнкамалы Нияз Шангәрәев белән бил алышачак.

80 кг. үлчәү авырлыгында  Илгизәр Галимуллин келәмдә Тукай егете Артем Артемьев белән, Айзат Гәрәев Баулы көрәшчесе Илһам Мәхмүтов белән очрашачак.

85 кг. үлчәү авырлыгында  Салават Әсхадуллин Мамадыштан Илнур Кәримуллин белән көрәшәчәк.

90 кг. үлчәү авырлыгында  Айрат Хәйруллин  чирмешәнле Фәнил Шәрифуллин, Илнар Фазылҗанов Саба егете Ильяс Хуҗахмәтов, Рөстәм Сираҗиев Зәй егете Айрат Гайнетдинов белән бил алышачак.

100 кг. үлчәү авырлыгында  Руслан Рәфыйков әлмәтле Айдар Алтынбаев белән келәмгә чыга.

115 кг. үлчәү авырлыгында  Рәдис Сәмигуллин Чирмешән егете Рамил Коуртдинов, ә 130кг. югары үлчәү авырлыгында   Булат Вафин Баулыдан Алмаз Фазлыев, Дилүс Сабиров Лаештан Муса Галләмов белән көрәшәчәк.

Районыбыз батырларына уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш