Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Муса Җәлил премиясе лауреатлары Карадуганда кунакта (+фото)

Карадугандагы Муса Җәлил исемендәге һәм Себер тракты музеена Динә һәм Илнур Закировлар килде.

Музей ел да Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары белән очрашулар үткәрә. Драматург Илгиз Зәйниев, композитор Эльмир Низамов, К.Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов, Резеда Сәләхова, Нурбәк Батулла һәм башка лауреатларның инде биредә булганнары бар. Быел менә популяр скрипкачы, Г.Камал театры оркестры музыканты, “Җырлыйк әле!” тапшыруы хезмәткәре, М.Җәлил премиясе лауреаты Динә Закирова һәм аның тормыш иптәше - Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры актеры Илнур Закиров килделәр. Башта Карадуган гимназиясенең биш алдынгы укучысын тантаналы шартларда «Ромашкалар» отрядына кабул итү булды, аннан кунакларыбыз музей белән танышты, соңыннан гимназиядә мәктәп укучылары белән очрашу үтте. Отрядка кабул ителүче балаларны музей идарәсе ел да яртыеллыкка “Ялкын” журналына яздырта, чөнки “Ялкын” журналы да Герой-шагыйрь премиясенә ия һәм бер елны журналның иҗади коллективы бирегә очрашуга да килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев