Нормадагы көллият яңа уку елына заманча яңарыш кичереп аяк басты (фото)
Көллият танымаслык булып үзгәргән.
Бүген Норма авылында зур тантана. Элек-электән данлыклы СПТУ, бүгенге көндә Арча авыл хуҗалыгы агросәнәгать көллиятенең Балтачтагы филиалы капиталь ремонттан соң үз ишеләрен ачты. Көллият коллективының куанычы белән җирле җитәкчеләр, Казан кунаклары да уртаклашты.
Көллият танымаслык булып үзгәргән. Чит районнардан һәм ерак авыллардан килеп укучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, лицей территориясендә тулай торак сафка басты. Инде егет-кызларга тырышып укып, туган районыбызга игелекле хезмәт итәсе кала.
Биредә егетләр генә түгел, ә кызлар да тормышта ихтыяҗ бетмәгән белгечлекләр буенча белем ала һәм киләчәктә шул һөнәре буенча эшкә керә, йә булмаса укуын алга таба югары уку йортларында дәвам итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев