Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!

Ел саен мартның өченче якшәмбесендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.

Ел саен мартның өченче якшәмбесендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Шул уңайдан районыбызның хөрмәтле коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәрен һәм әлеге тармакта эшләгән ветераннарны истәлекле көннәре белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Бүгенге көндә районыбызда бу юнәлештә эшли торган биш оешма бар. Алар – район күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы, «ХЭС» оешмасы, Чепья күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы, «Идарәче» компания, «Төзекләндерү» оешмасы. Бүгенге заманның уңайлы шартларына кинәнеп яшәү әлеге оешмалардан башка һич мөмкин түгел. Яктылыкка, җылылыкка, чисталыкка-пөхтәлеккә ирешеп тормыш алып бару өчен әлеге өлкәдә эшләүче һәркемнең тырышлыгы, күңел җылысы, эшкә намуслы карашы кирәк. Коммуналь тармакта күзәтелгән уңай үзгәрешләр, халык белән мөнәсәбәтләрне җайга салуга ирешү ул сезнең хезмәтегезне тоткарлыксыз башкарудан, аңлашып-аңлатып эшләүдән гыйбарәт. Моның өчен, гомумән, район халкының тормыш сыйфатын яхшыртуда керткән өлешегез өчен сезгә ихластан рәхмәтемне белдерәм. Җиңелләрдән булмаган хезмәтегез һәр йортка иминлек китерсен, һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә зурдан-зур уңышлар, мәшәкатьсез көннәр насыйп булсын.  Бәйрәмегез күңелле үтсен!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме