Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өчпочмаклы солдат хатлары китте (фото)

Өчпочмаклы солдат хатларын мобилизациядәге егетебез Илнар Шәрәфиевка тапшырдык. Шул ук вакытта Фәннур Зариповка да калдырдык.

Егетләр икесе дә “МДСУ - 1” оешмасында хезмәт куйдылар. Әлеге оешма егетләргә һәм аларның гаиләләренә гел ярдәм күрсәтә, биредә эшләүче Нияз Хәбибуллин егетләрне каршы алуны да оештырды, озату мизгелләрендә оешманың башка хезмәткәрләре дә катнашты.

Илнар инде юлда, Ватан алдындагы бурычын исән-сау башкарып, унике саны һәм дә күңел рухы сау-сәламәт булып, җиңү шатлыгы белән кайтырга язсын аңа. 

Илнар – Кили авылы егете. Нәни Нурланның әтисе. Балаларының бәхетләренә исән-сау кайтырга язсын егетләребезгә! 

Балтач мәктәбе һәм Балтач гимназиясе укучылары язган хатлар китте, алар егетләрбез белән бергә алгы сызыкка кадәр үтеп керәчәк. Әлеге хатлар аша солдатларыбызга көчле рух иңсен, туган якның җылысы сизелсен, ватандашларының яратуы тоелсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат