Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Печән туплар чак

Беренче баганада - хуҗалыклар исеме, икенчедә - 12 июньгә хәзерләнгән печән күләме (тонналарда)

Сорнай 344
Татарстан 192
Бөрбаш 93
Алга 82
Тимирязев исем. 60
Активист 55
Игенче 48
Смәел 40
Сосна 30
Труд 25
Яңа тормыш 20
Кызыл юл 12
Дуслык -
Арбор -
Маяк -
Якты юл -
Тукай исем. -
Борнак -
Кама -
Рәхимов исем. -
Уңыш -
Нөнәгәр -
Район буенча 1001
Печән хәзерләүдә «Сорнай»лылар бик күпләргә үрнәк булып торалар. Хуҗалык Сабантуй бәйрәменә кадәр үк 344 тонна печән хәзерләп өлгерде. Әгәр дә районның барлык хуҗалыклары да «Сорнай» кебек эшләсә, бүгенге көнгә хәзерләнгән печәнебез кимендә 6-7 мең тонна булыр иде. Кызганычка каршы, күп кенә җитәкчеләр әйтелгән киңәшләргә колак салмадылар. Сводкадагы «сызыклар» әнә шул хакта сөйли. Кичекмәстән җиң сызганып эшкә алынырга кирәк. Көн узган саен күпьеллык үләннәрнең «картаеп» барганын күреп торабыз бит. Коры курага калган үләннәрдән яхшы сыйфатлы азык була алмый. Урыннардагы җитәкчеләр әнә шуны аңласыннар һәм бөтен көчне азык хәзерләүгә тупласыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250