Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Печәнгә төштеләр

Тукай исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нурулла Сәгъдиевның басуларны урап кайтмаган көне юк. Бер көнне костер чәчелгән күпьеллык үлән басуында аеруча озак тукталып торды. «Күр әле, массасы ничек әйбәт».

Белгечләр белән киңәшкәннән соң, бу басуга чапкыч таккан Сөнгатулла Хәкимов тракторы чыгарылды. Тәҗрибәле, тырыш механизатор тиз көннәрдә 40 гектарга якын мәйданда печәнне чабып та ташлады. Механизатор Юрик Антонов тракторына тырмалар тагып, массаны тигез кипсен өчен әйләндереп торды. Икенче көнне кипшерә башлаганнарын пресслый ук башлады. Прессланган печәнне складка ташып өяләр. Шулай 40 тоннадан артык печән запаслаганнар инде.


- Бигрәк сыйфатлы керде. Яшь бозауларга бик яхшы булачак, - ди терлекчеләр. Механизаторлар Анатолий Плотников, Леонид Бигеев «Сорнай»да печән өстен башлап җибәрде. Тиз көннәрдә 60 гектарда күпьеллык үләннәрне печәнгә чаптылар. Әнис Мортазин, Михаил Плотников тракторларына тагылган махсус агрегатлар белән әйләндереп тордылар. Сергей Калинин, Рафис Закиров пресслады. Механизатор Владимир Антонов «КУН-10» белән машиналарга төяп складка озатып торды. Шулай 76 тонна печән хәзерләгәннәр. Печәнгә үләннәр чабу дәвам итә.


Явымсыз торган көннәрдә күбрәк печән хәзерләп калуны кайгыртып, «Бөрбаш» хуҗалыгында да 60 тонна печән запасладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250