Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Путин Балтач районы башлыгына мактаулы исем бирде. Котлыйбыз!

Рамил Нотфуллин авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре булды.

Россия Президенты Владимир Путин имзалаган указ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Безнең белешмә: Рамил Нотфуллин хезмәт эшчәнлеген 1978 елда ТАССРның Балтач районындагы «Социалистик Татарстан» исемендәге колхозда башлый. Казан авыл хуҗалыгы институтында укый, 1983 елда шул ук колхозда агроном – орлыкчы булып эшли. 1985-1996 елларда Балтач районы «Татарстан» колхозының азык җитештерү цехын җитәкли. 1996 елдан 2004 елга кадәр «Татарстан» хуҗалыгында рәислек итә, ул «Татарстан» ҖЧҖ итеп үзгәртеп корыла, анда Нотфуллин 2004 елдан 2012 елга кадәр рәис булып эшли. 2001 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелә. 2012 елның ноябреннән район башлыгы вазыйфасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамил Нотфуллин