Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы бәйрәм белән котлый. Кемнәрне?

Хөрмәтле физкультура укытучылары, спортчыларыбыз, спорт ветераннары, тренерлар!

Сезне чын күңелдән физкультурачылар көне белән тәбрик итәм!

Яхшы физик әзерлек, сау-сәламәт тән, сәламәт акыл һәм дә сәламәт яшәү рәвеше – ул киләчәгебезнең, милләтебезнең ныклыгы. Физик культура һәм спорт яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный. Спорт белән шөгыльләнү ныклык, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык һәм сабырлык тәрбияләүдә ярдәм итә. Шунысы сөендерә, районыбызда бүгенге көндә спортны сөюче балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә арта бара. Райондашларыбызда спортка карата үзаң камилләшүе гаять тә уңай күренеш. Һәм бу иң беренче чиратта мәгариф учреждениеләрендәге физик тәрбиядән килә, алга таба да физкультурачыларыбызга яшь буынны спортка җәлеп итүдә зур уңышларга ирешеп эшләүләрен теләп калам. Балтачыбызда хәттә Дөнья, Европа чемпионнары да бар икән, димәк, сезнең хезмәтегез нәтиҗәле,  үзегез исә олы хөрмәткә лаексыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, күңел күтәренкелеге һәм югары җиңүләр теләп калам.

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев