Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты егетләр янында булып кайтты (фото)

Безнең районнан һәм республикадан килгән егетләр белән очраштылар, районыбыз волонтерлары белән берлектә чираттагы гуманитар йөкне тапшырдылар.

Шәһәр һәм район башлыклары махсус хәрби операция зонасына, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына сәфәрләрен дәвам итәләр.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев агымдагы атнада Луганск һәм Донецк шәһәрләрендә булдылар.

Алар Балтач районы волонтерлары төркеме белән берлектә 3 йөк автомобилендә безнең район һәм Татарстан Республикасы хәрбиләре өчен кирәкле товарлар, кыйммәтле җиһазлар, махсус чаралар һәм приборлар, тепловизорлар, квадрокоптерлар, җылы кием, госпитпль өчен медицина җиһазлары һәм дарулар, азык-төлек, балалар йорты өчен яңа ел бүләкләре, кирәкле дарулар, балалар киемнәре һәм сөт продуктлары булган гуманитар йөк алып бардылар.

Безнең ил үзенең дус, бердәм халкы белән көчле. Гуманитар ярдәм район халкыннан, Балтач районы предприятиеләре, оешмалары, кече бизнес коллективлары тарафыннан тупланган.

Луганск ятимнәр йортында балалар безнең солдатларга шатланып хатлар тапшырдылар.

Якташларыбыз районыбыз халкына гомуми җиңүгә керткән өлешләре, даими игътибар һәм гамәли ярдәмнәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Татарстан сугышчылары хәрби хезмәтнең барлык катлаулылыкларын лаеклы кичерә. 

Агымдагы гуманитар йөкне зур җаваплылык хисе белән егетләребезгә илтеп тапшыруны оештырган волонтерларыбызга — Рамил Әһлиуллин, Ирина һәм Марат Галәветдиновлар, Лена Вәлиева, Сергей Мошкин, Фәнил Галимуллин, Илфат Котдусовларга зур рәхмәт! Сез илебезнең ватанпәрвәрләре!»- дип белдерде районыбыз башлыгы. 

Без егетләребез белән бик горурланабыз һәм аларның җиңеп өйгә кайтуларын түземсезлек белән көтәбез! Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Бергә без көчле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев