Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы кулланучылар җәмгыяте коллективына нинди бурычлар куйды? (+фото)

Бүген район кулланучылар җәмгыятенең хисап җыелышы узды.

Бүген район кулланучылар җәмгыятенең хисап җыелышы узды. Җыелышта Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, "Татпотребсоюз" сәүдә идарәсе җитәкчесе Илдус Илһам улы Хатыйпов катнашты.

Жәмгыять - районыбызның иң бай тарихлы, зур тәҗрибәгә ия оешмаларыннан берсе. Район икътисадында мөһим урын алып тора, җитди конкурентлык шартларында үз урыннарын югалтмыйча эшчәнлек алып баралар. Билгеле, тармакта чигенешләр дә, уңай вакытлар да булды, әмма көндәлек халык белән бәйләнгән хезмәт тукталмады.

Бүгенге хисап җыелышында да район башлыгы Рамил Нотфуллин тармакның җитәкчеләренә 2023 елда эффектив эш алып баруны, халыктан ит, йон, тире җыюны җайга салуны, урындагы хезмәт хакларын 30 мең сумга җиткерү бурычы куйды.

"Җирлегебездә яшәүче халыкның тормыш-яшәеш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә лаеклы өлеш керткән җәмгыятькә яңа хезмәт елында хөкүмәт программаларына да таянып яңалыкларга йөз тотып эшләсә отышлы булыр иде,"- диде ул.

Җыелышның икенче өлешендә тармакның хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде. Мактау һәм Рәхмәт хатларын "Татпотребсоюз" сәүдә идарәсе җитәкчесе Илдус Хатыйпов тапшырды.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хисап