Район прокуратурасы коллективы 80 төп нарат утыртты (фото)
Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту — изге эш. Шушы көннәрдә Балтач районы прокуратурасы хезмәткәрләре дә агачлар утыртты.
Һәркем яшәгән төбәген матурлауга, яшелләндерүгә өлеш кертергә омтыла. Район прокуратурасы коллективы да елның-елында тирә-якны яшелләндерү эшендә үзләреннән лаеклы өлеш кертә.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган акция кысаларында Балтач районы прокуратурасы хезмәткәрләре «Ватан сакчылары» паркында 80 төп нарат утыртты.
— Яшелләндерү акцияләрендә оешмабыз белән даими катнашабыз. Агачлар сулар һавабызны чистарту белән бергә тирә-юньгә ямь бирә. Ә матурлык һәрберебез өчен кирәк, — ди район прокуроры Илдар Гайнуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев