Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район хәрби комиссары Җиңү көне белән котлый

Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, без киләчәк буыннар тормышы хакына гомерләрен биргән Ватаныбызны саклаучыларның истәлегенә баш иябез.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, солдат хатыннары һәм балалары, район халкы һәм кунаклар!

Россия Федерациясе Оборона министрлыгы исеменнән Татарстан Республикасы хәрби комиссары исеменнән һәм шәхсән үземнең исемнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлыйм!

Җиңү көне — халкыбызның иң якты һәм героик бәйрәмнәренең берсе. Бу көн безгә әтиләребезнең, бабаларыбызның казанышлары, аларның хезмәт һәм сугыш батырлыклары турында һәрвакыт искә төшереп торачак! Әлеге бәйрәм бөек ил өчен, бөек илне барлыкка китергән ата-бабаларыбызның рухы һәм батырлыгы өчен горурлык һәм соклану хисе уята.

9 май — Россия тарихына батырлык символы буларак керә. Җиңүгә юл авыр һәм озын була. Безнең халык сугыш кызулыгының барлык каты сынауларын кичерде, кире кайтарылмаслык югалтулар 1945 елның маен якынайтты.

Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, без киләчәк буыннар тормышы хакына гомерләрен биргән Ватаныбызны саклаучыларның истәлегенә баш иябез. Геройларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк!

Бу бәйрәм бүгенге көндә аерым мәгънәгә ия, чөнки Россия Кораллы Көчләре илебезнең иминлеге һәм суверенитеты өчен көрәшә.Хәрбиләр, ирекле хезмәткәрләр һәм мобилизацияләнгән гражданнар махсус хәрби операциядә катнашып, батырлык күрсәтеп, тынычлык урнаштыралар.

Бөек Ватан сугышының кадерле ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, солдат хатыннары һәм балалары! Җиңүнең тере шаһитләре буларак, Сезнең алдыгызда без баш иябез. Сезнең тормышыгыз, кыйммәтле тәҗрибәгез һәм зирәклегегез, Ватанга мәхәббәтегез, яшьләрне патриотик тәрбияләү, сугыш геройлары турында хәтерне саклау өчен мөһим. Бу истәлекле көнне мин сезгә тынычлык, татулык, сәламәтлек, иминлек озын гомер, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп. Кадер-хөрмәттә яшәвегезне теләп калам.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби бурычларны уңышлы үтәргә, рух күтәренкелеге, мөмкин кадәр тизрәк Җиңү яккынлаштырырга һәм исән-имин булып өйләрегезгә кайтуны телим. Безнең батыр ата-бабаларыбызның даны сезгә дошман белән көрәштә көч һәм ныклык бирсен. Без, 1945 елдагы кебек үк, җиңү безнең якта булачагына ышанабыз!

Васил Вәлиев,

район хәрби комиссары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май