Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районда утырыш һәм Алдынгылар җыены узды

7 февраль көнне район мәдәният үзәгендә дүртенче чакырылыш Балтач район Советының утыз өченче утырышы узды.

Утырышта Балтач муниципаль районының 2023нче елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024нче елга бурычлар турында сөйләшенде. Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Нотфуллин тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Шулай ук утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев катнашты. Фикер алышулар вакытында Яңгул авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Ранил Габдрахманов, «Татарстан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Айнур Нотфуллин, «Норма урта гомуми белем мәктәбе» директоры Ләйсән Гатауллина чыгышлары яңгырады.


Районыбызның ел йомгак-ларына нәтиҗә ясарга, киләсе елга куелган максат-бурычларга теләктәшлек белдерергә килгән мөхтәрәм кунакларыбыз "Арча агросәнәгать һөнәри көллияте«нең 2нче филиалында булып, мәгариф өлкәсендә һөнәрчелеккә тартылуның үзенчәлекләре белән күргәзмәләр эшчәнлеге аша таныштылар, район үзәк китапханәсендә «Авыл яши» дигән пилот проектның эшчәнлеге белән кызыксындылар, мәдәният үзәге фойесында оештырылган, районның тормыш-көнкүрешен чагылдырган бай күргәзмә шаһитлары булдылар.

Утырышта бүләкләнүчеләр
Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Урта Көшкәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хәкимова Гүзәл Гаяз кызы бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хез-мәтләре һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлешләре өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: 
— Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Балтач муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Нуриев Ришат Мансур улы;
— «Мелиоратор-Балтач» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең тракторчысы Габбасов Раушан Закирҗан улы. 

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре һәм район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
— "Олег Николаевич Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта гомуми белем бирү мәктәбе«нең физика, астрономия һәм информатика укытучысы Матвеев Олег Николаевич;
— Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Медведева Надежда Николаевна.

Агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы Министрлыгының Мактау Таныклыгы белән Федераль дәүләт бюджет учреждение-се «Татарский» агрохимия хезмәте үзәгенең баш агрохимигы Гәрәев Нургаян Нурислам улы бүләкләнде.

Мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм күрсәтүдә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән район волонтерлык хәрәкәте алдынгысы Газизов Тәлгать Әхәт улы бүләкләнде. 

Намуслы, нәтиҗәле хезмәте һәм М-12 «Восток» автомобиль юлының төзелешенә зур өлеш керткәне өчен «АВТОДОР» төзелеш компаниясе Рәхмәте «1нче районара юл-төзелеш идарәсе» җәмгыятенең директор урынбасары Әүхәдшин Девак Варис улына белдерелде.

Нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: 
— Миннемуллин Риназ Рафил улы — Бөрбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
— Гатауллина Ләйсән Фәрит кызы — Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры; 
— Ишмурзина Марина Владимировна — Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Балтач районы оешмасы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алдынгылар җыены