Рамазан Гаете мөбарәк булсын!
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Аллаһы Тәгалә Изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, гамәлләребезне кабуллардан кылсын, киткән кимчелек-хаталарыбызны кичерсен.
Бу айда без Аллаһы Тәгаләнең дүртенче баганасы – ураза гыйбадәтен башкардык һәм әлхәмдүлилләәһ, бу имтиханны үтәп чыга алдык һәм шуның белән сөенәбез, бер-беребезне тәбриклибез. Без бер-беребезнең, мохтаҗларның хәлен аңладык, суның кадерен белдек, үз-үзебезне, күңелләребезне тәрбияләргә өйрәнергә тырыштык. Шушы айда кылган изгелекләребез бәрабәренә Аллаһы Тәгалә безне тәүфыйк-һидаять юлыннан алып барса иде, күңелләребезне сафландырып, аның кушканнарын үтәүче, тыйганнарыннан тыелучы бәндәләрдән булуны насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгалә якыннарыбызга исәнлек-иминлек, районыбызга хәерле бәрәкәтләрен насыйп кылса иде.
Әлхәмдүлилләәһ, район, авыл җирлекләрендә мәчетләребездә ифтарлар үткәрелде. Аллаһы Тәгалә шушы ифтарларны кабуллардан кылсын, һәркайсыбыз өчен, игенчелек-терлекчелек өчен хәерле җәйләр, көзләр насыйп итсә иде. Изге Рамазан гаете барыбыз өчен мөбарәк булсын! Бу көнне гаиләләребез, якыннарыбыз белән мул сыйлы табыннар артында матур итеп очрашып бәйрәм итик, бер-беребезгә кунакка йөрешеп, хәл-әхвәл белешеп, бүләкләр-күчтәнәчләр бирешеп, елның иң матур бәйрәмнәренең берсе итеп билгеләп үтик. Өлкәннәребезгә дә, сабый балаларыбызга да бәйрәм куанычы бүләк итик. Зиратларыбызга барып, вафат булган әби-бабай, әти-әни, дин кардәшләребезгә багышлап догалар кылыйк.
Гает бәйрәме белән сезне!
Балтач районы мөхтәсибәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев