Рамил Нотфуллин: «Бу безнең бердәмлек, үзара аңлашып эшләү нәтиҗәсе!»
«Изге эштә катнашучыларга, саваплы гамәлләр кылучыларга зур рәхмәт!»
"Бердәм Россия" партиясенең Балтач җирле бүлекчәсе секретаре, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, Россия Федерациясенең махсус хәрби операциясендә катнашучыларга, хәрби бүлекчәләргә, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышлык күрсәткәне өчен "Бердәм Россия" партиясенең Генераль Советы Секретареның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Район башлыгы Рәхмәт хаты һәм фотолар белән социаль челтәрдәге битендә дә уртаклаша, райондашларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерә:
"Хөрмәтле райондашлар! Бу безнең бердәмлек, үзара аңлашып эшләү нәтиҗәсе! Әлеге изге эштә катнашучыларга, саваплы гамәлләр кылучыларга зур рәхмәт!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев