Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы китапханәчеләрне котлый

27 май - Гомумроссия китапхәнәчеләр көне

Китапханәләр кешеләрне кече яшьтән үк белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап – китапханәнең нигезе, ә китапларны кадерләп саклаучылар, халык белемлеге, укымышлылыгы, сагында торучылар - китапханә хезмәткәрләре. Бүгенге көндә Балтач районында 34 китапханә халыкка хезмәт күрсәтә, аларда 45 китапханәче эшли.
Китапханәче хезмәте тыйнак, әмма бик тә күркәм. Ул әлеге хезмәт белән тормышларын бәйләүчеләрдән тирән белемле булуны да, аралаша белү осталыгын да, сабырлык та таләп итә.
Хөрмәтле китапханәчеләр!
Хезмәтегез, гасырлар дәвамында тупланган әдәби хәзинәне саклавыгыз өчен Сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм! Барлык башлангычларыгыз, матур идея-фикерләрегез нәтиҗәле булсын, халыкны кызыклы иҗади проектлар, тирән эчтәлекле китаплар күплеге белән һәрчак китапханәләргә җәлеп итеп торыгыз. Китап, сүз кадерен белүче укучыларыгыз күп булсын. Сезгә хәерле хезмәтләр, сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, күтәренке кәеф, бәхет телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев