Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгыннан Яңа елга - изге теләк

Хөрмәтле райондашлар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм!

Яңа ел – олылар да, кечеләр дә түземсезлек белән көтә торган иң яраткан, якты, җылы бәйрәм ул. Яңа елны каршылаганда һәркем бу серле минутларда үткәнен барлый, киләчәккә планнар кора.

Узып баручы ел Балтачыбыз өчен гаять үзенчәлекле булды, –муниципаль районыбыз күзгә күренеп үсә, яхшыра. Барлык башлангычларыбызны да хөкүмәтебез хуплап кабул итә. Республика программаларында актив катнашуыбызга күрә, без бистәдәге, авыллардагы яшәеш өчен мөһим объектларны төзү, ремонтлау эшләрен дәвам иттерәбез, киләчәккә йөз тотып эшлибез, болар – барыбызның да уртак тырышлык нәтиҗәсе. Бергәләп башкарган эшләребез өчен, кадерле балтачлылар, сезгә рәхмәтем чиксез.

Районыбызга киләчәк 2019 елда да тотрыклылык, бар халыкка бәхет, сәламәтлек, иминлек телим. Яңа ел бәйрәмнәре өйләрегезгә җылылык һәм күңел күтәренкелеге, онытылмас матур хатирәләр алып килсен. Һәр гаиләдә мәхәббәт, татулык булсын! Яңа елда барлык изге хыялларыгыз тормышка ашсын. Иминлек, муллык һәм сәламәтлек сезгә!

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X