Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгының райондашларыбызны “Гырон быдтон” бәйрәме белән тәбрикләве

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!

Җәй башы - бар тереклекнең уянып, ямьгә төренгән, яңа тормыш башлаган мәле. Шушы чорда бар халык элек-электән язгы кыр эшләре тәмамлангач, бер мәйданга җыелып бәйрәм итә торган булган. Бу күренеш һәр милләт халкына да хас. Удмурт милләтеннән булган райондашларыбыз да елның-елында зурлап үзләренең милли бәйрәме - "Гырон быдтон"ны үткәрә. Эшкә тырыш, бердәм, милли җанлы удмурт халкын бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бәйрәм рухы күңелләргә сүнмәс дәрт иңдерсен. Һәр йортка иминлек, сәламәтлек, тормышларында бәхет-шатлыкларның мулдан булуын, хезмәт үрләрендә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телим. Районыбыз халкы ирешкән уңышларда сезнең дә керткән өлешегез бихисап зур. Киләчәктә дә бергә-бергә яшәргә һәм эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев