Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Рамил Нотфуллин юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Районыбызның хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре!

Сез башкарган хезмәт - ул гаять тә җаваплы һәм җәмгыять өчен бик кирәкле. Бүгенге юл хуҗалыгы тармагы алдында төзелешнең сыйфатын яхшырту, юлларны яңа технологияләр һәм югары сыйфатлы материаллар файдаланып төзекләндерү, саклау буенча яңадан-яңа бурычлар өстәлә тора.
Сез - бу тормышның кәеф чыганагы, иминлегебезне тәэмин итүче дә, чөнки транспорт йөртүчеләрнең, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең күңел халәте, имин яшәеше күпвакыт юл хезмәткәрләре эшенә бәйле. Сезнең алны-ялны белми башкарган фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә авылларыбызга асфальт юллар үтте, урамнар төзекләндерелде, олы юллар даими карауда тора. Югары һөнәри осталык, җаваплылык һәм хезмәткә омтылыш киләчәктә дә эшегездә уңышларга китерер, дип ышанам.
Чын мәгънәсендә лаеклы бәйрәмегез белән котлап, авыр һәм җаваплы эшегездә күндәмлек, осталык, һәрбарчагызга исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә бөтенлек, тигезлек, сабырлык телим.
Рамил НОТФУЛЛИН,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Вакыйф Зәкиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250