Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбыз территориясендә салкыннар саклана

Төнлә Балтач районында 29-31, аязган вакытларда 35 градуска кадәр салкын булды.

Көндез - 19-25 градус салкын. Чепьяда иртәнге 8дә 30-32, Кунырда һәм республикабызның иң төньяк ноктасы Шода авылында - 31 - 33 градус салкын иде. Кариле, Бөрбаш, Шеңшеңәр, Шубан авылларында 30-34 градус салкыннар күзәтелде. Барлык райондашларга тышка чыкканда җылы киенергә, тун һәм киез итекләр безне салкыннан саклауда иң беренче ярдәмчеләр икәнен истән чыгармаска иде. Бик кирәк булмаганда транспорт чараларында йөрүне чикләү дә кулай булыр.
Социаль объектларда һәм төрле хуҗалык итү производстволарында өстәмә дежурлар кую, даими күзәтеп барулар оештыру зарури. Электр жиһазлары белән озак файдаланганда аеруча игътибарлы булу сорала.
27 нче гыйнварга каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава була, явым-төшем көтелми. Төнлә - 29, аязганда 34 градуска кадәр салкын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Республика территориясендә явым-төшем булмый диярлек. Юлларда - бозлавык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250