Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республикада, бөтен татар дөньясында танылган шәхес МАРАТ ГОТЫФ улы ӘХМӘТОВның бүген юбилее

Сез — безнең горурлык!

Районыбызның Мактаулы гражданины, «Балтач районы алдындагы хезмәтләре өчен» медале иясе, районыбызның социаль-икътисадый үсешенә, аны бар өлкәдә танытуга саллы өлеш керткән, республикада, бөтен татар дөньясында танылган шәхес МАРАТ ГОТЫФ улы ӘХМӘТОВка 16 июньдә 70 яшь тула.

Хөрмәтле МАРАТ ГОТОВИЧ! Балтач районында беренче хезмәт чыныгулары алган, хезмәт баскычлары буенча беренче күтәрелүләр, ике дистә елдан артык республиканың иң четерекле тармагы — авыл хуҗалыгы белән җитәкчелек итәрлек бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, инде Дәүләт Советы рәисе урынбасары вазифасында, милләтебезне, телебезне саклау, яклау, үстерү буенча саллы эшләрегез белән татар дөньясында танылу алган олы шәхес буларак Балтач җире өчен Сез һаман да Безнеке. Хәер, Сез яратып кабатлый торган: «Мине Балтач үстерде», — дигән сүзләр дә Балтачның Сезнеке булуын дәлилли.

Сер түгел, Балтач әле дә Сезнең чорда ирешкән уңышларны дәвам итеп, аларны тагын да үстереп, мактала, алга бара. Сез җитәкчелек иткән елларда районыбызга табигый газ килү, аны өйләргә, социаль объектларга тоташтыру, барлык авылларга кадәр асфальт юллар җәелү, күперләр, колачлы төзелешләр, ул заман өчен авыл хуҗалыгында рекордлы күрсәткечләр — болар бар да районыбыз елъязмасына Сезнең чор, бәрәкәтле, уңышлы бер чор булып кереп калды. Шушы елларда ирешкән уңышларыгыз, кешеләр белән аралашу осталыгы Сезгә киләчәктә республика күләмендә югары постларны биләргә ныклы нигез, зур бас-кыч булса, әнә шул биеклектә дә Балтачныкы булып кала белүегез безгә ирешелгәннәрне саклап калырга, Балтачны бүгенге дәрәҗәгә үстерергә мөмкинлек бирде.

Гади белгечтән министр, Дәүләт Советы рәисе урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелеп тә, гади булып кала белүегез күпләрдә соклану уятса, кешеләр белән аралашуда, җитәкчелектә теләсә нинди хәлдә югалып калмаслык гыйлем, тел байлыгыгыз, ораторлык осталыгыгыз Сезне кабатланмас шәхес, бик күпләргә үрнәк җитәкче итә. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе вазифасын Сезгә тапшыру да табигый һәм шулай тиешле, дип кабул ителде. Фикерле, актив, һәрчак әңгәмәләргә әзер булуыгыз белән язучылар, шагыйрьләр, республика җәмәгатьчелеге, мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен дә Сез күптән инде үз кешегә әйләндегез.

Телләрне саклау, үстерү юнәлешендә тынгысыз эшчәнлегегез татар халкында гына түгел, ә бәлки Республикада яшәүче төрле милләт халыклары арасында хөрмәт-ихтирам яулавыгыз да Балтач җирлегендә башланган бәрәкәтле, нәтиҗәле хезмәтегез, шәхси тырышлык, дәвамлы эзләнүләр аша килгән бик тә урынлы, бик тә гадел бәяләмә!

Хөрмәтле Марат Готович! Балтач халкы Сезне, Сез куйган хезмәтләрне, игелек-ле гамәлләрегезне бүген дә күңелендә саклый.

Барысы-барысы өчен рәхмәт әйтеп, матур бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез. Алга таба да Сезнең белән горурланып, уңышларыгызга сөенеп яшәргә язсын!

Ихтирам белән, күпмилләтле Балтач халкы исеменнән район башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев