Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республиканың 25 ветеранына «Мактаулы остаз» билгесен тапшырылды, алар арасында райондашыбыз да бар (+фото)

11 нче август көнне Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен үткәрә торган август киӊәшмәләре кысаларында Казан шәһәренеӊ «Адымнар» поллингваль комплексында «Татарстан Республикасында методик хезмәтне үстерү» буенча методистларныӊ I республика форумы узды.

Форумныӊ төп максаты- республикада бердәм методик эш системасын саклау, ярдәм итү һәм үстерү. Әлеге чарада Татарстанныӊ муниципаль методик хезмәт җитәкчеләре, 500 дән артык методист, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе, Россия төбәкләреннән-Төмән, Удмуртия, Пермьнән вәкилләр тәҗрибә уртаклашты. Балтач муниципаль районы мәгариф идарәсенеӊ мәгълүмати методик бүлеге методистлары да әлеге чарада катнаштылар. 
Форум кысаларында методик хезмәт ветераннарын хөрмәтләү тантанасы оештырылды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин методик хезмәт системасында хезмәт куйган 25 ветеранга күпьеллык һөнәри эшчәнлеге өчен «Мактаулы остаз» билгесен тапшырды. Бу дәрәҗәле исем  озак еллар Балтач район методик үзәген җитәкләгән Гарипова Гадения Галип кызына да бирелде.
Гадения Галип кызы хезмәт эшчәнлеген Бөрбаш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлаган. 1987 елдан мәгариф бүлегенә методист итеп күчерелә, 1989-1990 елларда – КПССныӊ район комитетында идеология бүлеге инструкторы,  1990-2006 елларда-Балтач районы мәгариф бүлегенең методик кабинеты мөдире, 2007-2013 нче елларда мәгариф идарәсе методисты.
Гадения Галип кызы педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү юнәлеше буенча эшләде, рус теле һәм әдәбияты укытучыларына методик ярдәм күрсәтте,  укытучыларның һөнәри осталыгын, квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирде,  Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән нәтиҗәле хезмәттәшлек оештырды. Гадения Галип кызы методик кабинет җитәкчесе булып эшләгән чорда Балтач районы мәгариф хезмәткәрләренеӊ эш тәҗрибәсен уртаклашу буенча Россия һәм республика күләмендә зур чаралар уздырылды. Нәтиҗәле хезмәте өчен Гадения Галип кызы «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнде.
Хөрмәтле остазыбызны дәрәҗәле бүләккә лаек булуы белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Мактаулы остаз"