Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ришвәт тормыш төбендә

Район үзәгендә «Без коррупциягә каршы» дигән акция үтте.

Балтач муниципаль районы башлыгының коррупция буенча ярдәмчесе Энҗе Гарипова һәм «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Фирүзә Исхакова инициативасы белән оештырылган әлеге чарада аларга ярдәмгә Балтач урта мәктәбенең 8нче «В» сыйныфы укучысы Диләрә Гыйләҗева һәм 8нче «Б»дан Зилә Хәсәнова килде. Әлеге кызлар «Волонтер» иреклеләр үзәгенең активистлары булып тора.

Акция барышында төрле оешма-учреждениеләрдә булып, ришвәтчелеккә кагылышлы сорауларны бирде, 5000 сумлык акчага ошаган буклет өләште. Буклетны күргәч һәркемнең күңелендә ниндидер кызыксыну уянса да, журналистларның микрофон һәм фотоаппаратларыннан куркып качучылар байтак булды. Димәк, кеше үз сүзен кычкырып әйтергә әзер түгел әле бездә.

Ә сорауларга килсәк алар түбәндәгедән гыйбарәт:
- Сез ришвәтчелеккә карата нинди карашта?
- Кайчан да булса ришвәт бирергә я алырга туры килдеме?
- Ришвәтчелеккә каршы көрәшне кемнән башларга: бирүчедәнме, алучыданмы?
- Аларга нинди җәза бирер идегез?

Җаваплар төрле булды әлбәттә, ләкин күпчелек кеше ришвәтчелекнең тормышыбыз төбендә ятуын искәртте. Бигрәк тә сәламәтлек саклау органнарында, эшкә урнашканда һәм җир белән бәйле мәсьәләләрдә ришвәтчелекнең зур роль уйнаганына басым ясады алар. Ә җәзага килгәндә, алучыларны да, бирүчеләрне дә бөтен кешелеккә фаш итәргә кирәк диелде.

PS. Сорауларга җавапларны сез дә яза аласыз (комментарийларда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250