Романтикта төзелеш эшләре белән яшьләр эшләре министры да танышты (фото)
Романтикта ремонт эшләре бара
Бүген Балтачка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Наил улы Садыйков килде.
Министр район территориясендә урнашкан балаларның "Романтик" җәйге ял лагерындагы төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.
Бүгенге көндә "Романтик" ял лагерының төзекләндерү эшләре алып барыла, йокы корпуслары үзгәртелә. Шулай ук ял итү урыннары яңартыла.
Шушы мәсьәләләр буенча район башлыгы Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм төзелеш оешмасы җитәкчеләре белән сөйләшү, фикерләшү булды.
Алып барыла торган төзелешнең заман таләпләренә туры килә торган булуы һәм киләчәктә балаларның ял итәргә тулы мөмкинчелеге була торган урын итеп үзгәртү турында сүз булды. Тәкьдимнәр кертелде, төзелеште тизләтү кирәклеге дә әйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев