Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия Герое истәлегенә туган авылында бюст куелды (фото)

1996 елның 5 маенда көндезге сәгать 11дә үзе сайлаган һөнәре аның гомерен өзә.

Иске Көшкәт үзенә килүче һәркемне Россия Герое авылы икәнлеген белән искәртеп каршы ала. Авылга килеп керүгә үк биредә Олег Исаев туып-үсүе турында хәбәр итүче элмә такта урнаштырылган.

Вера һәм Николай Исаевлар гаиләсендә биш бала дөньяга аваз салган. Олег Николаевич гаиләдә икенче бала була. 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Арча педагогия көллиятенә укырга керә, анда башлангыч сыйныф укытучысы дипломы ала.

Хезмәт юлын Саба районы Иштуган авылында башлап, 2 генә ай укытучы булып эшләп кала, аннан соң Ватан алдындагы бурычын үтәргә Чита шәһәренә алына. Хезмәт иткән чорында ул очучы булырга хыяллана. Хыялын чынга ашыру өчен укый һәм хәрби самолет штурвалы артына утыра.

1996 елның 5 маенда көндезге сәгать 11дә үзе сайлаган һөнәре аның гомерен өзә. Чечня шәһәренең Урус-Мартан районындагы бәрешләр вакытында ул батырларча һәлак була. Вера апа да, Николай Степанович та улларының гомере өзелүен бик авыр кабул итәләр һәм әле дә мәрхүм улларын күз яшьләре аша искә алалар. Бу фаҗига булган арты ук Николай Степанович ике тапкыр бер үк төш күрә, солдат киеменнән табутта ятучы улы Олег торып басып: «Гел елама, әти», ди. Шул төшләрдән соң тынычланырга кирәк дип уйладым, ди әти кеше.

Олег Исаевның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Урта Көшкәт мәктәбенә аның исеме бирелде, ә Балтачта «Ватан сакчылары» һәйкәлендә Олег Николаевич истәлегенә стела урнаштырылды.

Олег Исаевны искә алуыбыз юкка түгел, бүген аның туган авылында Герой истәлегенә бюст куелды. Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олег Исаев