Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия почтасы көне белән!

Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы ветераннар! Сезнең һәммәгезне дә һөнәри бәйрәмегез белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Сәлам хатлары йөртүче күгәрченнәре, кыңгыраулар таккан җигүле пар атлары белән тарих битләренә уелган почта хезмәте безнең көннәрдә дә үзенең әһәмиятен югалтмый - гасырлардан-гасырларга күчә барган хезмәт традицияләрен саклап калып, заманча шартларда эш алымнарын камилләштереп, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә тырыш хезмәт куела.

Әлеге өлкәдә нинди генә электрон технологияләр гамәлгә кертелмәсен, хат ташучы гомер-гомергә иң кадерле, зарыгып көтеп ала торган кунак булып калачак. Чөнки бүгенге көндә аларның башкарган хезмәтләре күптөрле - халыкны газета-журналлар белән генә сөендереп калмыйлар, пенсиясен дә өләшәләр, коммуналь хезмәтләргә дә түләүләр җыялар, көндәлек көнкүреш товарлары белән дә тәэмин итәләр һәм башкалар. Район халкының киң карашлы, мәгълүматлы булуында да әлеге һөнәр ияләренең роле зур, шуңа да районыбыз республика күләмендә киңкүләм матбугат басмаларына язылу буенча алдынгылыкны били.

Районыбызның игелекле һөнәр ияләре! Сезнең хеззмәтегез һәрдаим олы хөрмәткә лаек! Һәрчак шулай район халкының рәхмәтләрен ишетеп яшәргә һәм дә эшләргә язсын. Барчагызга да ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомерләр, гаиләләрегезгә иминлек, тынгысыз, җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар телим.

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин

Фото: http://tverigrad.ru/publication/tverskie-pochtoviki-otmechayut-professionalnyjj-prazdnik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250