Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстанда массакүләм чараларның тыелуы халыкның сәламәтлеген кайгырту ниятеннән эшләнә"

Татарстанда  15 апрельгә кадәр махсус режим кертелде. Ул республикага коронавирус үтеп керү куркынычы белән бәйле.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  санитария- эпидемиология таләпләренең үтәлешен җитди үтәүне бурыч итеп куйды.Бу хакта республика җитәкчесе ТР  Хөкүмәт Йортында үткәргән шимбә киңәшмәсендә әйтте. «Республикада әлегә куркыныч юк,  болар саклану чаралары гына. Куркыныч булмасын өчен без барысын да эшлибез.Кешеләр ныклап  аңларга тиеш, әгәр дә без эчке периметрларны контрольгә алмыйбыз икән, бик авыр хәлдә калуыбыз ихтиимал », —диде Рөстәм  Миңнеханов.

Президент республикада  спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүгә дә чик куелуына игътибар итте. Таләпләрне тиешенчә үтәргә чакырды.

Коронавируска каршы көрәш буенча төзелгән Республика штабы, РТ  Президенты фәрманы буенча,    13 марттан 15 апрельгә кадәр республикада махсус режим кертте. Халыкара чаралар соңрак үткәреләчәк.  Спорт матчлары да тамашачысыз гына узачак,  мәдәни чаралар да күчте. Планлаштырылган гастрольләр, концертлар, әгәр дә   оештыручылар  барлык таләпләрне дә үтәсә һәм тамашачыларның сәламәтлекләре өчен җаваплылыкны үз өсләренә алсалар гына үтәчәк.

Штаб хезмәткәрләре  Татарстанда яшәүчеләргә чит илләргә бармаска куша. Язгы каникулларда бигрәк тә. Баласының сәламәтлеге турында уйлаган кеше моны үзе үк  тә эшләми. Ә инде инфекция теркәлгән территорияләрдән кайтучыларга Роспотребнадзор  хезмәткәрләренә кайтуыңны, барган җиреңне, контактларыңны хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен  республикада тәүлек  буе “Кайнар линия” телефоны эшли: +7(843)296-02-24. Симптомнар сизелә калса, кичекмәстән  табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев