Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабан туе — хезмәт туе

Менә күңелләр зарыгып көткән самими бәйрәмнәр якынлашты. Ул, әлбәттә, Сабантуйлары. Гасырлар дәвамына сузылган бу милли бәйрәмебезнең үз йөзе, үз гореф-гадәте һәм үзенә генә хас үзенчәлеге бар.

Элек-электән авыл халкы кыр эшләрен тәмамлап, табигать кочагында бәйрәм итә торган булган. Авылның яше-карты, бала-чагасы әлеге көндә рәхәтләнеп күңел ачкан, бәйрәм иткән, кыр батырларын бүләкләгән, бил алышкан, ат чабыштырган, төрле уеннарда катнашкан, кунаклар кабул иткән һәм, хәтта, бу көндә яшь гаилә коручылар, ягъни килен төшерүләр, яшьләрне ярәштерү йолалары да булган. Шуңа күрә Сабантуй милли бәйрәмнәр арасында иң мәртәбәлесе дә, иң өлкәне дә булып санала. Гасырлар буена үз дәрәҗәсен югалтмый килүендә бер үзенчәлек булса, бүгенге заман шартларына яраклаштырылган бәйрәмнең дә милли рухын саклавы әһәмиятле сыйфат булып тора.
Һәр бизәлгән мәйдан уртасында килгән кунакны чигелгән сөлге уралган колгалар, авыш һәм туры баганалар, көрәш өчен келәмнәр, үз батырын көтүче тәкә каршы ала, ә читтәрәк бизәлгән атлар, чабышкылар күзгә ташлана. Тальян һәм гармун моңнары җиһанга таралып күңелләрдә бәйрәм рухы тудыра... Еллар уза барган саен Сабан туе заманчалашып бара. Бу бигрәк тә яңа төр спорт уеннары, төрле кызыклы бәйгеләр өстәлүдә күренә. Быел да традицион рәвештә үткәрелеп килүче кул көрәше, гер күтәрү, таяк һәм аркан тарту, кәҗәдә капчык белән бәрешү, туры һәм авыш баганаларга менү, чүлмәк вату, чиләк-көянтә белән су ташу, әйбер кисү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү, көрәш һәм ат чабышы кебек бәйгеләр янәшәсенә соңгы елларда популярлашып киткән волейбол, баскетбол, шашка, шах¬мат, бадминтон ярышлары да өстәлә. Кайбер авылларда әтәч куу, сикереп әйбер алу, турникта тартылу, аяк көрәштерү, тәгәрмәч тәгәрәтү кебек яңа төр уеннар да оештырыла.
Хөрмәтле райондашлар һәм кайткан кунаклар, сезне мәйданнарга дәшеп калабыз. Сабантуйларын бер-гәләшеп күңел ачып, җырлап-биеп, бәйгеләрдә көч сынашып, матур итеп үткәрик. Безнең күңелләрне күреп сәүдә нокталары да гөрләсен, үзешчәннәр осталыкларын күрсәтсен. Ел буена җитәрлек көч-куәт, күтәренке кәеф алыйк!
Авылларда бәйрәмнәр 10нчы июньдә кичке Сабантуйлары белән башланып китә, ә район үзәгендә Сабан туе 11нче июньдә Шушма буендагы мәйданда сәгать 10.00да башлана. Сабантуйлары 12 июнь көнне дә дәвам итәчәк.
Сабантуй ул - хезмәт туе. Күңел биреп, җиң сызганып эшли дә, рәхәтләнеп бәйрәм итә дә белик! Бу көннәрдә бер-беребезгә ихтирамлы һәм тирә-ягыбызга игътибарлы булыйк.
Сабантуйны оештыру комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250