Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сак бул, бала!

Авылыбыз көннән-көн матурлана, зурая. Аның нәкъ уртасыннан олы юл үтә, ә анда бетмәс-төкәнмәс машиналар агымы. Машиналар Пүскән, Нормабашка бара-кайта, тыз да быз җәмгыять техникасы йөри. Әлбәттә инде, безнең мәктәп-бакчабызга балалар шушы юлдан килә. Бала бик кызыксынучан ул, тирә-ягын күзәтә, әти-әнисенә мең төрле сорау яудыра. Шул кызыксынучанлыгы аркасында нәрсәгә дә булса...

Аяныч хәлләр килеп чыкмасын, аны булдырмас өчен кече яшьтән үк балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыра башларга кирәк. Юлларда йөрү, урамда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү балалар бакчасында нәниләр төркемендә үк башлана, чөнки кече яшьтән генә алган күнекмәләр, белем нык була. Нәниләрне өйрәтүне тирә-юньдә ориентлашудан, предметларны төсе, формасы буенча чагыштырудан, транспорт төрләре, машиналар юлы һәм җәяүлеләр сукмагы белән танышудан башлыйбыз. Уен почмагында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү почмагы булдырдык. Бу почмакка авылыбыздагы балаларга таныш объектларның макеты, юл билгеләре һәм балаларга таныш булган транспорт төрләре куелды. Шөгыльләр һәм уеннар вакытында куллану өчен альбомнар: «Транспорт төрләре», «Юл билгеләре» ясалды; «Үз төсеңне тап», «Урам хәрәкәте», «Әй, җәяүле, җәяүле, син юлга күз сал әле!», «Транспорт төрләрен дөрес аер» дигән дидактик уеннар булдырылды. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү сөйләмне үстерү, әйләнә-тирә белән танышу, ябыштыру, рәсем ясау кебек шөгыльләр барышында да искә алына, дидактик уеннар белән ныгытыла. Балалар юл хәрәкәтенә кагылышлы табышмаклар чишәргә аеруча ярата. Шөгыль, әңгәмәләр вакытында алган белемнәрен ныгыту максатыннан, максатчан прогулкалар, хәрәкәтчән уеннар оештырыла. Бакчабыз җәмгыятьнең машина-трактор паркына якын урнашу сәбәпле, балаларга транспорт хәрәкәтен күзәтергә, аның төрләрен аерырга зур мөмкинлек бирә. Язгы, көзге, җәйге кыр эшләре вакытында без балалар белән тракторларны, комбайннарны басуга озатабыз. Әти, абыйларыбызга «Хәерле юл» теләп калабыз, аларның авыр һәм мактаулы хезмәтләре белән якыннан танышабыз.
Балалар бакчасы, тәрбияче генә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә төшендереп бетерә алмый. Бу уңышларга бары тик гаилә, әти-әниләр белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә ирешеп була. Моның өчен без, әти-әниләр белән бергәләп эшләү өчен, еллык эш планы булдырдык. Ул үз эченә әти-әниләр белән әңгәмәләр, ачык шөгыльләр, күңел ачу кичәләре, рәсем бәйгеләре үткәрүне ала. Әти-әниләр өчен махсус ясалган почмак та, газеталар, папка- передвижкалар урнаштырылган. Шулай ук әти-әниләр уеннар өчен атрибутлар, өй, агач макетлары ясауда актив рәвештә булышты. Мәктәп-бакча балалары белән берлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу кичәсе үткәрдек. Бу кичәгә әтиләрне дә чакырдык. Кичә «Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен бел» дигән тема астында үтте. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга үзләренең теләкләрен, киңәшләрен җиткерделәр. Әтиләрне дә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә актив катнашырга, юлларда игътибарлы булырга, кеше гомерләре өчен җаваплылык хисе тоеп яшәргә өндәделәр. Нәкъ шулай, җәмгыять, гаилә, мәктәп һәм башкалар бергә кул тотынышып эшләгәндә генә эшебезнең нәтиҗәсе күренәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250