Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сак булыгыз суларда!

Кызу-эссе көннәрдә халык и агылды инде су коенырга.

Бөрбаш, Нормабаш, Сосна, Шубан плотиналары йөзәргә яратучылар белән тулып торды. Суның чисталыгы-пычраклыгы анда баргач онытыла. Йөзү-чуму күңелле, җәмәгать, тик куркынычсызлык кагыйдәләрен дә истә тотарга кирәк. Кайберәүләрнең биегрәк урын күрсәләр, шуннан суга чумасылары килә, сак булсагыз иде, каш ясыйм дип күз чыгаруыгыз бар, су төбендә ни булмас, имгәнүегез, умыртка баганаларыгызны сындыруыгыз, киселүегез бик ихтимал. Артык эссе көннәрдә көндез суга кермәвегез хәерле, бераз көн авышканын көтегез, булдырам дип артык тирән урыннарга кермәгез, ялгыз гына су коенырга бармагыз. Йөзә белмәүчеләр үзләре белән һәрчак йөзгечләр йөртсен. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш суга кермәскә, билгесез, ярамаган урыннарда йөзмәскә киңәш ителә. Балалар белән киләсез икән, аларны күз уңыннан ычкындырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250