Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сакланыйк!

Коры кызу көннәр тору сәбәпле, муниципаль район башлыгы карары белән шушы ай башыннан транспорт чараларына һәм гражданнарга урманнарга керү чикләнде.

Юл буйларында, агачлыкларда һәм торак пунктларга якын урыннарда үләннәр, чүп ягу тыела. Һәр җирле үзидарәдә боларны халыкка аңлату буенча конкрет эш оештырылсын. Көнкүреш калдыкларын теләсә кая ташлаган, төзелеш материалларын тәртипсез яткырган, су алу урыннарында киртәләр тудырган өчен катгый чаралар күреләсен һәркем белеп торырга тиеш. Урман-агачлыкларны чүп-чардан, коры-сарыдан чистартырга кирәк. Янгын чыгу куркынычы зур булган урыннарда ирекле янгынчылардан, аларны телефон элемтәсе белән тәэмин итеп, тәүлеклек дежурлар куелсын. Гомумән, бу кызу көннәрдә уттан бик нык сакланырга, янгын чыгу куркынычы булган һәр төрле эштән тыелырга кирәк. Аланда булган афәтне онытмыйк. Кайчан, кайда гына булсак та янгыннан сакланыйк, бу турыда янәшәдәгеләрне дә гел кисәтеп торыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250