Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Салым түләр өчен көн санаулы

1 декабрьгә кадәр тиешле салымнарны түләп бетерергә кирәк.

Көзнең соңгы ае — ноябрь тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Димәк, 2022 ел өчен салымнарыбызны түләргә шуның кадәр генә вакыт бар дигән сүз. 

1 декабрьгә кадәр транспорт, милек, җир салымнары түләнеп бетәргә тиеш. Транспорт салымы республика бюджетына тупланса, ә милек һәм җир салымы үзебезнең райондагы җирлек бюджетларына туплана.

Бүгенге көндә өч төр салым буенча үтәлеш 49 процент тәшкил итә. Республика буенча мактанырлык сан түгел әле бу.

Салымнар вакытында, төгәлрәге, 1 декабрьгә кадәр түләнмәсә, пеня исәпләнә башлый. Моны түләмичә калып булмый, сузып йөртсәң, эш судка бирелеп, суд карары нигезендә приставларга барып җитәчәк һәм бу кешенең бирәчәге булып торачак. Бурычлы кеше чит илгә дә чыгалмый. Шуңа күрә, 1 декабрьгә кадәр салымнарны түләп бетерик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев