Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Санкт-Петербургка сәяхәт. Кемнәр барган? (фото)

«Аулак өй-көрәш» төбәкара проектында 4 команда көч сынаштык.

Болгар шәһәрендә «Аулак өй — көрәш» Төбәкара проектының финал ярышларында җиңүче командалар (Республикабызның Балтач, Балык Бистәсе районнары, Чит төбәктән: Киров өлкәсенең Малмыж районы, Мордовиядән Ләмберә районы) Санкт-Петербург каласына чакыру алган идек.

17нче августта Санкт-Петербург шәһәренә барып, андагы милләттәшләребезгә бөек шагыйребез — Габдулла Тукайның иҗатын пропагандалау, татар халкының милли йолаларын, уеннарын күрсәтү насыйп булды.

«Аулак өй-көрәш» төбәкара проектында 4 команда көч сынаштык.

Безнең «Субаш йолдызлары» командасы 1нче дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булды һәм Мәскәү шәһәренә юллама алдык.
Төньяк башкалабызга сәяхәттән бик матур тәэсирләр белән кайттык.

Шәһәр буенча сәяхәт, теплоходтан шәһәрне күзәтеп йөрү, Державин музеена экскурсия дә бик ошады.

Проект авторы Сәрия Закировага, сәяхәткә баруда ярдәм иткән районыбыз җитәкчелегенә зур рәхмәт!

Нәфисә Антонова,
Субаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Субаш авылы «Аулак өй-көрәш»