Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сенаж, сенаж

Җәмәгать! Үткән шимбә көн җитәкчеләрегез нык кына кыздырып алган булса, үпкәләмәгез. Чөнки шушы көнне төшкә кадәр район башлыгы Рамил Нотфуллин бу мәсьәлә буенча аларның үзләрен кайнар табага бастырды.

Терлек азыклары, аеруча сенаж хәзерләү темпының нык түбән булуы кискен тәнкыйтьләнде. Бу сөйләшүдән нәтиҗә ясала бугай. 21нче июньгә районда 15 мең тонна гына сенаж хәзерләнгән булса, соңгы берничә көндә темп үсеп 20 мең тоннадан артык хәзерләнде. «Дуслык», «Татарстан», «Якты юл», «Кама», «Алга» хуҗалыкларында көнлек җитештерүчәнлекне шактый арттырдылар. Мәсәлән, югарыда әйтелгән җәмгыятьләрнең беренче икесендә бер көндә генә дә 400әр тонна сенаж хәзерләнде.

Быел бу төр азыкны районда 140000 тонна запаслау планлаштырылды. Димәк, моңа җиткерү өчен әле бик нык тырышасы бар. Арыш басуларындагы массаны чабып сенажга салу да отышлы булачак. Азыкта каратин, протеин яхшы саклансын өчен үләннәрне иртәнге якта чабуны практикага кертергә кирәк. Яфрак азык, витаминлы үләннәр хәзерләү буенча җирле үзидарә, мәктәп җитәкчеләре авыл халкын, укучы балаларны туплауны оештырырга тиеш. Районда терлек азыгы хәзерләүнең барышын күзаллау өчен кемнең күпме сенаж хәзерләгәнен һәм аның планын күрсәтеп китәбез (тонналарда).


Хуҗалыклар хәзерләнгәне план
Дуслык 3246 10000
Кама 2366 6050
Кызыл юл 2100 7100
Тимирязев исем. 1890 8100


Һәм иң аз запасланганнары
Хуҗалыклар хәзерләнгәне план
Борнак 336 5200
Игенче 450 9800
Уңыш 580 3200
Тукай исем. 582 4850


25нче июньгә район буенча планның 18 проценты кадәр генә сенаж запасланган әле. Печән хәзерләү дә бик акрын бара. Кирәкле 30000нең 10000 тоннасы да юк әле. Иң күп печән «Игенче», «Сорнай», «Бөрбаш», Тимирязев исемендәге, «Сосна» җәмгыятьләрендә, 1035 - 681 тонна җыйдылар. «Уңыш», «Труд», «Активист» җәмгыятьләрендә 200 тоннага да тулмый. «Якты юл», «Алга», «Уңыш» җәмгыятьләре терлек асраучы шәхси хуҗалыклар турында «онытканнар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250