Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сезнең исем — безнең йөрәкләрдә!

Кадерле райондашлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тылдагы хезмәт батырлары! Кешелек дөньясы, шул исәптән районыбыз халкы Бөек Җиңүнең 68 еллыгын тантана итә. Бөек Җиңү...

Ул нәкъ менә Сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, үзегезне аямыйча хезмәт куюыгыз, Сезнең түземлегегез һәм ихтыяр көчегез бәрабәренә яуланды. Моны беркем дә, беркайчан да инкарь итә алмый. Халкыбызның бу олы Батырлыгы чал тарих битләреннән мәңге жуелмас. Мин ышанам, киләчәктә дә, бер генә буын да әти-бабаларыбыз, әни-апаларыбыз батырлыгын мәңге онытмас, шәһәр-авылларыбызда алар истәлегенә салынган таш һәйкәлләр моны искә төшереп торырлар. Кызганыч, туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен яу кырына киткән райондашларыбызның күбесе туган җиргә, туган нигезгә әйләнеп кайта алмады. Ватаныбыз азатлыгы өчен чит җирләрдә башларын салган райондашларыбызның даны - Мәңгелек! Ходай биргән сәламәтлекләрен аяусыз сугышта югалтып, туган якка кайтканнар да көннән-көн кими бара. Безнең буынга исә, ул көннәрнең тере шаһитлары булган ветераннарыбыз белән күбрәк очрашырга, алардан чын тарихны күбрәк белеп калырга кирәк.
Алар ел дәвамында игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бу олы бәйрәм уңаеннан, кулны йөрәккә куеп, сугыштагы батырлыкларыгыз, аннан соңгы тырыш хезмәтегез өчен, Рәхмәт Сезгә, ветераннар, дип әйтәсе килә.
Бүген мин зур горурлык хисе белән тылда хезмәт куючыларны искә алам. Авылда фронт өчен азык-төлек, шәһәрләрдә сугыш кораллары җитештерү барысы-барысы да фидакарь хатын-кызларыбыз, яшүсмерләр җилкәсенә төшкән. Үзләре ачлы-туклы яшәсәләр дә, һәммәсе дә Бөек Җиңү таңын якынайту өчен аяусыз хезмәт иткәннәр. Көн тудымы, әле бу, әле теге гаиләгә «кара конверт»лар килгән. Шул шомлы еллардагы авыр, гаять авыр хәбәрләрне күтәрә алган һәм үз башыннан кичергән ветераннарыбызга да иң изге теләкләребез барып ирешсен иде. Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, шәхси тормышыгызда бәхетле, матур көннәр телим. Күкләребез һәрчак аяз, ил-көннәребез имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250