Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шатлыгыбыз күп

Кайда ничектер, безнең Балтачта физкультурачылар көнен зурдан кубып уздыру матур традициягә әйләнде. Быелгы бәйрәмгә ниндирәк торышта килдек икән? Район спорт бүлеге башлыгы Рөстәм Рафис улы Заһидуллин белән әңгәмәбез шул хакта.

- Рөстәм Рафисович, июль аенда Чабаксарда узган Бөтенрәсәй җәйге авыл уеннарында Сез республика данын яклап, уеннарның милли героена әйләндегез. Сөйләшүебезне шуннан башлыйк әле.
- Билгеле сәбәпләр аркасында безнең спортчыбыз өч төрле ярышта катнаша алмаганлыктан, аның урынына миңа көч сынашырга туры килде. Татар көрәшендәге күпьеллык тәҗрибәм миңа җиңү китерде. 64 килограммлы капчыкны чүгәләп күтәрүдә, 5 центнерлы ат арбасын тартып йөрү, 16 килограммлы герне биеклеккә чөюдә беренчелекне яуладым. Шунысы кызык, 15нче июль көнне галәмгә күтәрелгән экипаж Космонавтлар федерациясе исеменнән уеннарның ике җиңүчесенә дә бүләк калдырган булып чыкты. Шул бүләкнең берсенә мине лаек дип тапканнар. Менә шуннан соң төрле радио-телевидение хезмәткәрләре өчен пресс-конференция дә уздырырга туры килде. Бу ярышларда чалгы белән печән чабучы, аркан тартучы спортчыларыбызның чыгышын да уңай яктан искә аласым килә. Хәер, кайсы гына спорт төрен алма, күңелләргә дәрт бирүче, киләчәккә омтылдырып торучы җиңүләребез ел буена шактый булды. Уфа шәһәрендә яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенә узган татарча көрәш ярышларында Арбордан Салават Әсхәдуллин икенче булды. Польшада армспорт буенча яшь инвалид спортчылар арасында узган Европа беренчелегендә Сосна Пүчинкәсеннән Фарис Вәлиев җиңү яулап, Бразилиядә узачак дөнья чемпионатына путевка алды. Шушы ук спорт төрендә Түбән Новгородта узган Идел буе федераль округы беренчелегендә Сәдия Умарова беренче, Миләүшә Шиһапова, Ләйсән Габ-делганиева, Айсылу Фәйзрахманова өченче булып кайттылар. Билгеле, республика ярышларында да сынатканыбыз юк. СССРның спорт мастеры, чаңгычы Рәлиф Әскәров җитәкләгән җыелма командабыз гомуми зачет буенча республикада икенче булды. Кул көрәше буенча халыкара класслы спорт остасы Әлфия Зыятдинова һәм Фагыйль Гайнетдиновның уртак хезмәтләре нәтиҗәсендә дистәдән артык спорт остасына кандидатлар әзерләнде. Фәнил Габдрахманов кул астындагы кызлар баскетбол командасы үзен иң көчлеләр рәтендә икәнен дәлилләп килә. Рәдиф Сөләймановның укучылары волейбол буенча гел алдынгылар рәтендә. Салавычтан Рамил Әминовның оештырган, авыл җирлеге өчен бик гадәти үк булмаган кызлар футболы уңышын әйтеп китмичә мөмкин түгел. Татарстанның атказанган тренеры Дамир Гобәйдуллинның әле бер генә ел да чемпион әзерләми калганы юк. Билгеле, бу уңышларның нигезендә тренерларыбызның тырыш хезмәте ята. Айдар Хәйретдинов һәм Әлфия Зыятдинова «Балтачның Почетлы гражданины» исеменә лаек булдылар. Спорт бит ул социаль көнкүрешебенең бер юнәлеше. Бу өлкәдә вакыт кысалары булмаганлыктан, сәгатьләрне санап эшләп булмый, хәтта кайвакыт төннәрне йокысыз уздырырга туры килә. Шул ук вакытта күп кенә тренерларыбыз үзләренең югары күрсәткечләре белән башкаларга, үзләренең укучыларына үрнәк булып тора. Спорт осталары Ринат Хәйретдинов һәм Ранил Сафиуллиннарның быелгы «Батырлар бәйгесе»ндә катнашуы моның ачык бер мисалы. Узган ел Россиянең 9 төбәгендә узган төрле ярышларда, Европа һәм дөньякүләм бәйгеләрдә катнашып, һәркайсыннан җиңү белән кайттык. Билгеле, район җитәкчеләре безне һәрдаим күз уңында тотып ярдәм итмәсәләр, без бу уңышларга ирешә дә алмаган булыр идек. Быел да инде без узган елгы күрсәткечләргә якынаеп киләбез.
- «Сезне спорт өлкәсендә яңа кеше дип әйтмәс идем. Белгәнемчә, җиденче ел, шуның ике елы җитәкче ролендә. Эшегездә алдагы еллар белән чагыштырганда аерма бармы?
- Үземә кадәр эшләгән җитәкчеләр эшенә бәя бирергә минем хокукым да, хакым да юк. Мин аларга бары тик миңа намус белән эшләүче тренерлар составы, системага салынган көйле эш, республика күләмендә танылган җыелма командалар калдырганнары өчен аеруча рәхмәтле. Яңалыкларга килгәндә, менә 2 ел инде авырлык белән булса да халык арасында ГТО нормативларын кертеп барабыз. Төрле яшьтәге халыкны спортка җәлеп итү максатыннан, ясле-бакча балалары арасында фестиваль, өлкәннәр өчен «Өлкән буын» дигән спартакиада башладык. Заманында районда 3-4 хоккей командасы булса, алар санын 15кә җиткердек. Алар кыш буе ике дивизионга бүленеп, үзара уйный. Шундый ук эшне быел шахматчылар башлап җибәрде. Федерация Кубогы өчен көздән язга кадәр уйныйлар. Футбол буенча да шул ук хәл. 16 команда көч сынаша. Яктыртылган чаңгы трассасы ачуга ирештек. Билгеле инде, бу урында федерацияләребезнең эшен дә күрсәтми мөмкин түгел. Шахмат федерациясе рәисе Н.Гыйләҗев район ярышларын гына түгел, республика ярышларын да финанслап тора. Зур чыгымнар сораучы хоккей ярышларын уздыруда Р.Ильясов һәм И.Нуриев, Б.Зиатдинов кебек җитәкчеләребезнең ярдәме зур. Районыбызда татар көрәше дә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре ярдәменнән башка узмый. 13 ярыш бары тик иганәчеләр ярдәме белән үтә. Кооператив, оешма җитәкчеләре бертуган Рамил һәм Алмаз Нотфуллиннар, Х.Баязитов, М.Сәйфетдинов, И.Гыйрфанов, Р.Солтанов, Р.Закиров, Н.Сәгъдиев, Р.Габ-драхмановка, шәхси эшмәкәрләребез Нормадан Т.Газизовка, бертуган Илшат һәм Илнур Шакировларга, Р.Насыйбуллинга, Ф.Шәриповка, Бөрбаштан бертуган Шакировларга, И.Галиуллинга зур рәхмәт. Билгеле, барлык иганәчеләребезне атап бетереп булмады. Алар миңа үпкәли күрмәсеннәр.
- Спорттагы идеалыгыз кем дә, киләчәккә хыялларыгыз, бәйрәм уңаеннан теләкләрегез?
- Кариле авылыннан мөмкинлекләре чикле булган спортчы Чулпан Габделганиеваны идеал итеп күрәм. Аның тормышка булган карашы, спорттагы тырышлыгы күпләрне уйланырга мәҗбүр итәдер, минемчә. Хыялларга килгәндә, районда данлыклы спортчылар хезмәтен югалтмау һәм аны үсеп килүче буынга җиткерү максатыннан, район спорт тарихының үткәнен һәм бүгенгесен, спорт осталары турында тулы мәгълүмат туплап, җыентык чыгару, спорт музее ачу. Бу яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең иң югары ноктасы булыр иде. Тренерның да, спортчының да тормышын мин чегән тормышына тиңлим. Шуңа күрә дә, аларның гаиләләренә зур сабырлык телим. Һәр туган таңны җиңүләргә сөенеп, җиңелүләрне бик авыр кичермичә каршыларга насыйп булсын. Бәйрәмнәр белән!
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезгә дә эшегездә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250