Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сизнерда митинг вакытында һәйкәл ачылды, истәлек тактасы куелды (фоторепортаж)

Һәйкәл республиканың грант хисабына төзелгән һәм бу шулай ук авыл кешеләренең дә тырыш хезмәте дип бәяләргә кирәктер. Һәйкәл тирәсен яхшылап эшләгәннәр, коймалап алганнар, Смәел хуҗалыгы да зур ярдәм күрсәткән.

Сизнерда мәдәният учагы каршында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә һәйкәл салынды. Аны узган ел төзи башлаганнар, быел төзеп бетергәннәр.

Һәйкәл республиканың грант акчасы хисабына төзелгән һәм бу шулай ук авыл кешеләренең дә тырыш хезмәте дип бәяләргә кирәктер. Һәйкәл тирәсен яхшылап эшләгәннәр, коймалап алганнар, Смәел хуҗалыгы да зур ярдәм күрсәткән.

Бүген әлеге һәйкәлнең тантаналы төстә ачылышы булды. Шулай ук әлеге һәйкәлдә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Матвеев Павел исемен мәңгеләштереп, истәлек тактасы да куелды. Чарага мәрхүмнең әти-әнисе, якыннары, туганнары чакырылган иде.

Хәтер сакланырга тиеш, тарих онытылырга тиеш түгел дип ассызыклады митингта чыгыш ясаган җирле һәм район җитәкчеләре.

Бәйрәм хөрмәтенә укучылар тарафыннан матур чыгышлар әзерләнгән иде. Соңыннан ветераннар, өлкәннәр өчен Смәел җәмгыяте чәй табыны әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сизнер авылы