Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Социаль яклау өлкәсенә кагылышлы яңалыклар, башкарылган эшләр хакында туры эфир

Республикабызда яшәүче һәр өченче кеше социаль яклау органнары аша уза.

Безнең районда да халыкны социаль яклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Балтач районында социаль яклау бүлеге районның төрле категория халкына хезмәт күрсәтә башлаганына 21 ел. Шушы чорда социаль яклау бүлеге җитди үсеш кичерде – биредә төрле бүлекчәләр формалашты, ялгызларга өйләренә барып хезмәт күрсәтүнең киң челтәре булдырылды, күпбалалы, аз керемле гаиләләр һәм гражданнар турында мәгълүмат базасы тупланды һәм башка бик күп мәсьәләләр җайга салынды.

Шушы өлкәгә кагылышлы яңалыклар, башкарылган эшләр хакында Рәсми Балтач төркемендә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фариз кызы Гатиятуллина белән туры уздырылды.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туры эфир