Сөенче: Нурсинәбез Санкт-Петербургны яулады (фото)
5-7 май көннәрендә Санкт-Петербургта коляскада бию буенча Россия чемпионаты узды.
Райондашыбыз, Смәел авылы кызы Нурсинә Галиева гел уңышлы юлда атлавы белән сокландырып тора. Яңа гына Санкт-Петербургта коляскада бию буенча Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясап, өч көн дәвам иткән чарада өч медальгә ия булды.
- Беренче көнне фристайл категориясе буенча ярыштык, икенче урынга лаек булдым. Икенче көнне гомуми программа, анда 5 бию рәттән биидек, беренче урын яуладым. Өченче көнне ансамбльлар арасында ярыш булды, без Мәскәү командасы белән ансамбль биедек, өченче урын алдык, - ди райондашыбыз.
Нурсинәне ихластан зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешергә насыйп булсын.
Фото: Нурсинәнең шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев