Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган сәхифә

Алар ел әйләнәсе хезмәттә. Бәйрәмнәр һәм ял көннәре дә алар өчен гадәти эш көненә әйләнә. Чөнки хезмәтләре шундый. Сүзем социаль хезмәткәрләр турында. Һөнәрләренең исеменнән үк күренгәнчә алар гел ярдәм итүдә. Күпкырлы, четерекле, зур сабырлык һәм түземлелек таләп итүче әлеге хезмәт ияләре өлкәннәргә, караучысыз калган әби-бабайларга, әле алай гына да түгел,...



«Наз» һәм аның бүлекчәләре
«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2002нче елда оеша. Бүген биредә Гөлнара Әхмәдиева җитәкчелек итә. «Наз» үзе тагын өч бүлекчәне берләштерә. Өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина белдерүенчә, бүген алар карамагында 225 әби-бабай бар. Аларга 54 социаль хезмәткәр һәм 9 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә.


- Илнур Нурмөхәммәтов турында аерым әйтми һич мөмкин түгел. Чөнки ул бердәнбер ир-ат социаль хезмәткәр. Нинди генә эшкә тотынса да, булдыра торган егет. Үз эшен күңел биреп намус белән башкара, - ди мөдир.
Социаль хезмәткәрләр адресына бик күп рәхмәт хатлары килә, телефон аша рәхмәт әйтүчеләр дә шактый. Алар вакыт белән исәпләшми, өлкәннәрне гел кайгыртып эшли. Бүлекчәдә Гөлчәчәк Гафурова, Раилә Нәбиева, Дидария Закирова, Фәридә Чуртанова, Ираида Абрамоваларның хезмәтләрен дә мактап телгә алдылар. Шоферлар Фидәрис Хаҗиев, Рүзәл Ганиев, Владимир Кондратьевлар да коллективның мактаулы хезмәткәрләре. Алар турында сүз кузгатуга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина:
- Бездә бик уңган, бик булган шоферлар гына эшли. Өлкәннәрнең үз кешесенә әйләнгән Фидәрис дисеңме, яшь булуына да карамастан, үз эшенә таләпчән караучы Рүзәлме, я булмаса Владимирмы һәрберсе мактап туймаслык, - дип сүзгә кушылды.


Гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе кызлары иңендә авыр хезмәт. Әлеге категория гаиләләр һәм аларда тәрбияләнүче балалар белән эшләү җиңелләрдән түгел. Бүлекчә белгечләре еш кына төнлә дә юлга кузгала, кирәк чакта артистлык сәләте дә эшкә җигелә. Чөнки төрле хәлләр була. Шуңа да гаилә проблемаларын хәл итүдә әлеге бүлекчәне ашыгыч ярдәмгә тиңләп була. Психологларның, социаль педагогларның мәктәпләрдә еш булуы, сенсор бүлмәнең даими эшләве бу юнәлештә зур ярдәмнәрдән санала.


- Бүлекчә кызлары волонтерлык эшендә башлап йөрүчеләрдән, төрле акцияләр үткәрүдә дә төп оештыручылар. Мәктәпләргә очрашуларга да еш чыгалар, - ди мөдир Ләйлә Низамиева.
Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсе райондашларыбызның яратып ял итә торган урыны дисәм һич арттыру булмас. Биредә һәр елны 24-25 заезд оештырыла, бу исә 256 өлкән кеше сәламәтлеген ныгыта дигән сүз.


- Киләчәккә булган планнарыгыз хакында да әйтеп үтсәгезче.
- Бүген безнең алда хезмәт күрсәтү сыйфатын тагын да яхшырту бурычы тора. Киләчәктә финанс яктан мөмкинчелек булса яңа тернәкләндерү төрләре булдыру максаты белән яшибез, эшлибез, - ди бүлекчә мөдире Тәнзилә Зәкиева.

Рәсемдә: озак еллар үз хезмәтен намус белән башкаручы социаль хезмәткәр Рәхилә Хөснетдинова.



Яклаучылар
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, белгечләр Раушания Нургалиева һәм Алсу Мөхәммәтшиналар һәр килгән кешене якты йөз белән каршы ала, мөрәҗәгатьләрне игътибар белән тыңлый һәм тиешле ярдәм күрсәтә. Кызлар хакында һәр кеше бары уңай фикердә генә. Мин бүлеккә килгән көнне дә кызлар эшкә чумган иде. Алсу телефон аша, ә Раушания шәхси сорау белән килгән абзыйга аңлату эшләре алып бара. Эшләреннән бүлдермим диеп, берничә соравыма җавап алырга да батырчылык итмәдем. Кызларның хезмәтләрен бәяләр өчен берничә санга күз салу да җитә кебек. Бүлек аша 23 төр ярдәм күрсәтелеп, ел башыннан 20 миллион сумга якын акча җибәрелгән.


Министрлык белгече
Зилә Мөхәммәтҗанова турыдан-туры министрлыкка бәйле белгеч. Аның хезмәте инвалидлар белән эшләүдән гыйбарәт. Техник тернәкләндерү җайланмалары, шифаханәләргә юлламалар барысы нәкъ менә Зилә аша хәл ителә.


Акча санаучылар
Фатыйма Галимова җитәкчелек итүче 13нче номерлы филиал федераль һәм республика законнарында каралган социаль чараларны халыкка җиткерү юнәлешендә тырышып хезмәт куя. Алар аша 20 төрдәге түләү уза. Ай саен 8 миллион сум акча түләнә.
- Эшегез үтә дә җаваплы, халыкны кабул итүгә дә тел-теш тидермәскә кирәк, - дим кәгазь арасына чумган кызларга мөрәҗәгать итеп.
- Халыкны кабул итү җайга салынып килә. Безгә килүчеләр хәзер кайчан киләсен, нинди документ тапшырасын аңлап бетерде. Шуңа да бу юнәлештә зарыбыз юк, - ди бүлек белгече Зөлфия Әшрәфҗанова. Социаль яклауга мохтаҗларның мәнфәгатьләрен кайгыртуда белгечләр Чулпан, Лилия, Нина, Миләүшә, Энҗенең өлешләре бик зур. Чөнки субсидия, компенсация, ташламаларның барлык төре диярлек шушы бүлек аша исәпләнеп, тиешле урыннарга җибәрелә.



Ихлас күңелдән!
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллинаны, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Нотфуллинны һәм барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим. Яхшылыклары, мәрхәмәтлекләре, якты йөзле һәм тәмле телле булганнары өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Үзләренә озын гомер, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә тигезлек телим. Күрсәткән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Наилә ТОКАРЕВА



Сүземне йомгаклап...
Шәфкатьлелек, сизгерлелек, кайгыртучанлык белән янып эшләүче коллектив күңел җылысы аша бик күпләрнең тормышын мәгънәле итә, ялгышканнарга туры юл, бик күпләргә социаль ярдәм белән бергә рухи ярдәм дә күрсәтә. Ялгыз әби-бабайларның гомер көзләрен бизәп, тормышларына яңа сулыш өрә. Ә иң мөһиме: һәр хезмәткәр бүлеккә мөрәҗәгать итүчеләргә тәмле телен, якты йөзен жәлләми.


Сәхифәне Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250